+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
14 декабрь 2017, 11:38

Кыш бабай килде!

Быелгы Яңа ел бәйрәмнәрендә Башкортстанда биш кунак тирмәсе - Уфада, Бөредә, Стәрлетамакта, "Кандракүл" һәм "Абзак" тау чаңгысы үзәкләрендә - ачылачак.

Кыш бабай үзенең тирмәләрендә эш башлады да инде.
Ул Туймазы районында булып китте. Кыш бабай белән очрашуга районның төрле авылларыннан укытучылары, әти-әниләре белән балалар килгән иде.
Әкият геройлары белән бергәләп уеннар, әйлән-бәйлән уйнау балаларга шатлык өстәде, бәйрәмгә ямь бирде. Кыш бҗабай исә балаларга бүләкләр таратты.
"Кандракүл" тау чаңгысы комплексында Кыш бабайның кунак тирмәсе Яңа ел каникуллары дәвамында эшләячәк.
18 декабрьдә Кыш бабай Уфадагы үзәк тирмәдә булачак. 24 декабрьдә республиканың көньяк районнарына кузгалачак.
Читайте нас: