-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
14 декабрь 2017, 17:06

Ит ярминкәләре уза

16-17 декабрьдә Уфада чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла.

Башкаланың барлык районнарында үтәчәк ярминкә мәйданнарында республика җитештерүчеләреннән ит, яшелчә һәм башка товар сатып алырга мөмкин.

Шимбәдә:
— Дим районында — “Магнит” гипермаркеты алдында (Дагыстан урамы, 2);
— Калинин районында — Интернациональ һәм Машина эшләүчеләр урамнары киселешендә;
— Ленин районында — Солтанов урамындагы 2нче йорт янында һәм Әхмәтов урамындагы “Дулкын” скверы алдында;
— Орджоникидзе районында — Орджоникидзе исемендәге мәйданда;
— Совет районында — Яшьләр сарае алдындагы мәйданда.
Шимбә һәм якшәмбедә ярминкә мәйданчыклары ике районда эшли:
— Киров районында — Эшче хәбәрчеләр урамы, 5-7;
— Октябрь районында — Спорт сарае алдындагы мәйданда һәм Сипайлово бистәсендә Рыльский урамындагы аллеяда уза.
9 һәм 10 декабрьдә үткән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә республиканың 38 районы вәкиле үз продукциясен тәкъдим итте. Ике көндә уфалыларга 109 тонна ит, 10 тонна кош ите һәм 5 тонна бал сатылды, дип хәбәр ителә республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
Читайте нас: