+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
13 декабрь 2017, 17:41

Владимир Путинга соравым бар...

14 декабрьдә Президент Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә Русия һәм чит ил журналистларының сорауларына җавап бирәчәк. Чарага 1640 журналист аккредитация үткән, узган елда 1437 матбугат чарасы вәкиле катнашкан иде.

Башкортстан матбугат чараларыннан аккредитация үткән журналистлар исемлегенә Рәзиф Абдуллин, Артём Вәлиев, Дмитрий Молев, Галия Нәбиева, Станислав Шахов һәм Азамат Юлдашбаев кергән.
Владимир Путинның унөченче зур матбугат конференциясе “Беренче канал”, “Россия 1”, “Россия 24” телеканалларында, “Маяк”, “Вести FM” һәм “Радио России” радиостанцияләрендә туры эфирга чыгачак. “Общественное телевидение России” (ОТР), шулай ук ОТР сайтында (http://www.otr-online.ru/online/) матбугат конференциясенең сурдотәрҗемәсен карарга мөмкин.
2016 елның 23 декабрендә 3 сәгать 50 минут дәвам иткән матбугат конференциясендә Президент 48 журналистның соравына җавап бирде.
Владимир Путин журналистлар белән очрашуларны 2001 елдан бирле үткәрә. Иң кыска вакытлы матбугат конференциясе 1 сәгать 33 минут дәвам иткән, иң озыны Владимир Путин Русия Хөкүмәтенә китәр алдыннан – 2008 елда булган. Ул 4 сәгать 40 минутка сузыла, ул вакытта ил башлыгы 80 журналистның соравына җавап бирә.
Читайте нас: