+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
13 декабрь 2017, 11:19

Түрәләргә бүләк бирү һәм алу тыела

Русиядә түрәләргә Яңа ел алдыннан бүләк бирү һәм алу тыела. Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан барлык министрлык һәм идарәләргә юллаган хатында шул хакта искәртте.

Хатлар Русия субъектлары югары башкарма хакимият органнары, федераль дәүләт органнары, бюджеттан тыш дәүләт фондлары һәм дәүләт корпорацияләренә җибәрелгән.
Ведомствоның сайтында билгеләп үтелгәнчә, вазыйфа биләүче җитәкчеләрне бүләк алган өчен хәтта эшеннән дә азат итәргә мөмкиннәр. Әгәр бүләк ришвәт буларак бәяләнсә, җинаять җаваплылыгы каралган.
Командировка һәм башка рәсми чаралар вакытында алынган бүләкләр генә искәрмә булып тора.
Читайте нас: