+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
13 декабрь 2017, 11:22

Иң түбән хезмәт хакы 11 мең сум булачак

Әгәр дә тиешле закон кабул ителә калса, Яңа елдан Башкортстанда минималь хезмәт хакы күләме артачак. Бу хакта гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерде.

— Русиянең Конституцион суды карарыннан соң төбәк өстәмәләре субъектларда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменә кушылачак. Шулай итеп, “урал коэффициенты”ның 15 процентын исәпкә алып, Башкортстанда минималь хезмәт хакы ким дигәндә 10 мең 912 сум тәшкил итәргә тиеш, — диде министр.
Әле ул 8 мең 900 сумга тиң. Республикада 16 мең бюджет хезмәткәре исәпләнә. Аларның эш хакы турыдан-туры минималь хезмәт хакы күләменә бәйле.
Читайте нас: