+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
12 декабрь 2017, 12:20

Милек тәртип ярата

Башкортстан Юстиция министрлыгы каршында Дәүләт теркәү палатасы төзелүгә 19 ел тулды. Бу еллар дәвамында әлеге хезмәт берничә тапкыр үзгәртелеп, аның функцияләре Теркәү, кадастр һәм картография буенча федераль дәүләт хезмәтенә (Росреестр) йөкләтелгән.

Биредә күчемсез милеккә һәм аның белән идарә итү хокукына дәүләт теркәве, күчемсез милек, җир, төзелеш һәм җир мониторингы, дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография, күчемсез милекнең кадастр хакын билгеләү кебек хезмәтләр күрсәтелә.
Бүген “Росреестр”ның Башкортстан буенча идарәсендә 31 төбәк бүлекчәсе бар, бердәм коллективта 800 кеше эшли. Идарә җитәкчесе Петр Клец фикеренчә, аларның һөнәри осталыгы, авыр хәлдән чыгу юлларын таба белүе аркасында халыкка кирәкле әлеге хезмәт сакланып калды, камилләште һәм бүген сыйфатлы хезмәт күрсәтүен дәвам итә.
“Росреестр” порталы ярдәменнән файдаланырга теләүчеләргә Шәхси кабинетка мөрәҗәгать итәргә була (https://www.rosreestr.ru). Моның өчен дәүләт хезмәте күрсәтү порталында расланган исәп язуы булу кирәк (https://gosuslugi.ru). Бу очракта Хезмәтләндерү үзәкләре ярдәмгә килә ала.
Күчемсез милек хуҗалары Шәхси кабинет аша милек белән сату-алу итүне тыя, техник хаталарны төзәтә һәм башка шундый эшләрне башкара ала.
Башкортстан буенча “Росреестр” идарәсе дәүләт геодезия пунктларын саклау зоналарын булдырды, аларның чикләрен билгеләде. Моннан соң шундый 2950 зонада алып барыласы эшләр “Росреестр” белән килешенергә тиеш.
Читайте нас: