+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
12 декабрь 2017, 12:28

Кемнәрнең хезмәт хакы артыр?

Русия Конституция суды хезмәт хакының минималь күләмен исәпләгәндә өстәмә акчаларны да кушып санауны законсыз дип таныды.

Исәпләү рәвеше үзгәрсә, эш бирүчеләргә дә, бюджетта да чыгымнарны яңадан карарга туры киләчәк. Чөнки чыгымнар күләме шактый артачак.
Республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова бу яңалыкка үз карашын белдерде. “Булды! Дискуссияләр тәмам. Төбәкләргә каралган өстәмә акчалар хезмәт хакының минималь күләменә кушылмаячак. Димәк, агымдагы елның беренче январыннан республикада хезмәт хакы 10912,35 сумнан да ким була алмый”, – диде ул.
Читайте нас: