+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
12 декабрь 2017, 12:34

Хыяллар чынга аша

Якташыбыз Рөстәм Нәбиев “Чикләүләрсез тормыш” бестселлеры авторы Ник Вуйчич белән очрашты.

Омск шәһәрендә булган фаҗигадә ике аягын югалткан Рөстәм Нәбиев тулыканлы тормыш белән яши: Мәскәү янындагы “Феникс” следж-хоккей җыелма командасы составында чыгыш ясый, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалый, “Инстаграм”да шәхси аккаунтын алып бара, Индирасы белән София исемле кыз үстерә һәм... ай саен диярлек бер хыялын чынга ашыра.


Шушы көннәрдә Рөстәмнең тагын бер хыялы чынга ашты — ул таныл­ган оратор һәм “Жизнь без границ” — “Чикләүләрсез тормыш” бестселлеры авторы Ник Вуйчич белән очрашты. Бу хакта “Инстаграм”да менә ниләр яза Рөстәм:
“Ике аяксыз һәм кулсыз булып дөньяга килгән, бүгенге көндә дөньякүләм танылулы шәхескә әйләнгән Ник Вуйчич белән очрашу минем күптәнге хыялым иде. Уйларны материальләшү сәләтенә ия, диләр. Мин дә моның шулай булуына ышанам. Югыйсә, “Пусть говорят”ка — Ник белән очрашуга нәкъ мине чакырырлар идемени? Бу көнне мин сәгатьләрне генә түгел, минутларны-секундларны санап көтеп алдым. Тик безгә Ник белән “Пусть говорят”та очрашырга насыйп булмады. Иртәнге ашны ашап, студиягә барырга җыенганда, телефон аша, әлеге тапшыруның төшерелмәвен әйт­теләр, гафу үтенделәр. Моны ишеткәч, күз аллары караңгыланып киткәндәй булды, Ник белән очраша алмаудан күңелне әрнү тойгысы биләп алды. Шулчак могҗизага тиң бер хәл булды: телефон шалтырады да, экранда “Пусть говорят”ның номеры чыкты. Элемтәнең теге башындагы тавыш Ник белән аерым очрашу булачагын, минем арттан машина җибәрәчәкләрен җиткерде. Иңнәргә канатлар үсеп чыктымыни? Мин тиз генә кумирым белән очрашуга җыена башладым. Студиядән җибәрелгән машина билгеләнгән вакытка килеп җитте. Тик, башкалада тыгыннар һәм бозлавык булу сәбәпле, без очрашу бетәргә ун минут кала гына студиягә барып җитә алдык.
Никны күрүгә, мин тәмам коелып төштем. Җитмәсә, мине аның янына ук утыртып куйдылар. Никның һәр минуты исәпле булу сәбәпле, мин аңа алдан әзерләп килгән сорауларымны бирә алмадым. Аның каравы, кочаклаша һәм фотога төшә алдым. Ул гына да түгел, шушы ун минут вакыт эчендә мин аннан гомерем буена җитәрлек энергия һәм көч алгандай булдым”, ди Рөстәм Ник Вуйчич белән очрашудан алган тәэссорат­ларын бәян итеп.
Социаль челтәрләрдәге шәхси аккаунтын Рөстәм “Аякларымны югалттым, тик үземне югалтмадым” дигән шигарь астында алып бара. Аларда ул үзенең тормышы, тормыш иптәше Индира, уңышлары турында сөйли. Тормышка карашы турында да фикерләрен яза. Әлеге вакытта Рөстәм ил блогерлары арасында бик популяр булган “NeForum Awards” дип аталган мәртәбәле конкурста катнаша. Ул “Иң тормышчан блог” номинациясендә үз көчен сыный. Бүгенге көндә Рөстәмнең “Инстаграм”дагы шәхси аккаунтында — 50000гә якын подписчик бар. Аларның һәммәсе Рөстәмгә “лайк”лар куя, җылы эчтәлекле комментарийлар яза, аңа карата соклануын белдерә.
— Әлеге вакытта мин үземнең тормыш юлым белән бәйле китап язу белән мәшгульмен. Киләчәктә шул хыялымны да тормышка ашыра алсам, миннән дә бәхетле кеше булмас иде, — ди Рөстәм.
“Инстаграм”дагы, “Вконтакте”­дагы язмаларыңа караганда, бу чынга ашмастай хыял түгел, Рөстәм! Уңышлар сиңа! Киләчәктә дә шулай позитив карашлы, көчле рухлы булып кал! Алда сине тик уңышлар һәм якты-матур көннәр генә көтеп торсын, иң мөһиме — күңелеңдәге бар хыялларың да тормышка ашсын!

Читайте нас: