+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
12 декабрь 2017, 12:46

Беркатлы да инде бу пенсионерлар...

Уфа полициясенә чираттагы алдакчылар капканына эләккән хатын мөрәҗәгать итә. Күз тиюне дәвалау нияте белән аның 1 миллион сумнан артык акчасына ия була җинаятьчеләр.

Аның сүзләренчә, урамда таныш булмаган хатын аңа күз тигәнлеге һәм аны тиз арада бетерү кирәклеге турында әйтә. Шул ук вакытта алар янына тагын берәү килеп, ярдәме тию турында сөйли һәм дәвалаучыга рәхмәт белдерә. Дәвалаучы икенче көнне тавык йомыркасын алып килергә куша.
Эш башлагач, йомырканы кулъяулыкка төрә һәм, ниһаять, ачып җибәргәч, пенсионер хатынга анда кызыл тап барлыгын күрсәтә. Бу бик каты күз тигәнне аңлата, имеш.
Арытаба мут ханым ритуалны тәмамлау өчен, акча җыеп, төнге 12дә зиратка алып барырга кирәклеген әйтә. Пенсионер, ышанып, 1 миллион сумнан артык акчасын йоланы башкарган “дәвалаучыга” бирә.
Икенче көнне исә билгеләнгән вакытта очрашуга беркем дә килми.
Пенсионер хатын шунда гына алданганын аңлый.
Җинаять эше кузгатылган, полиция хезмәткәрләре 55 яшьләрдәге ике хатын-кызны эзли.
Читайте нас: