+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
11 декабрь 2017, 12:51

Максатыбыз: саф һава һәм сыйфатлы юллар!

Мәскәүдә узган халыкара форумда сүз шул хакта барды.Мәскәүдә “Русия транспорты” XI Халыкара форумы узды. Хәбәр итүебезчә, анда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә республика делегациясе катнашты.

6 декабрьдә форум кысаларында “Русия транспорты” дигән халыкара күргәзмә ачылды. Анда транспорт чараларын җитештерүчеләр, йөк һәм пассажирлар ташучылар, транспорт инфраструктурасы хуҗалары һәм операторлары, ремонт һәм хезмәт күрсәтүче предприятиеләр, логистик компанияләр, федераль һәм төбәк башкарма власть органнары, фәнни берләшмә һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Күргәзмәдә, аерым алганда, Башкортстан стенды да тәкъдим ителде. Ул республиканың транспорт һәм юл төзелеше өлкәсендә эре инфраструктура инвестиция проектларына багышланды.
Рөстәм Хәмитов транспорт комплексы оешмаларының экспозицияләре, тармактагы әйдәүче инновацион технологияләр белән танышты.
Шул ук көнне форум кысаларында “Русия транспорты. Табигать белән гармониядә” дигән пленар дискуссия узды. Сөйләшүдә Русиянең транспорт министры Максим Соколов, табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской, Русиянең һәм чит илләрнең эре компанияләре җитәкчеләре катнашты. Альтернатив ягулык төрләре, экологик хәвефсезлекне тәэмин итү, сыекландырылган табигый газ базарының киләчәге кебек мәсьәләләр тикшерелде.
Дискуссиядә республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов та катнашты. Ул Башкортстанның газ-мотор ягулык базары белән таныштырды.
Республика Башлыгы бүген автотранспортның һавага зур зыян салуын, ягулыкның альтернатив төрләренә күчү кирәклеген ассызыклады.
— “Газпром” елына 420 миллиард кубометр газ җитеш­терә. Республика территориясе аша гигант торбаүткәргечләр челтәре уза, алар елына 100 миллиард кубометрдан артык газ үткәрә. Республика шуның 16 миллиард кубометрын файдалана. Совет заманында бу сан 20 миллиард кубометр тәшкил итә иде. Менә шушы 4 миллиард кубометр “запас”ны газ-мотор ягулыгы сыйфатында файдаланып була һәм шулай эшләргә кирәк тә, — диде Рөстәм Зәки улы.
Арытаба республика җитәкчесе газны химия продуктларына әйләндерү буенча зур проект барлыгы, “Газпром” белән хезмәттәшлек, республикада соңгы ике елда компрессор белән кысылган (компримированный) газ файда­лануның биш тапкырга артуы, соңгы өч елда 300 берәмлеккә якын газ-баллон техникасы сатып алыну һәм моңа бюджеттан 800 миллион сумга якын акча бүленү, “Башавтотранс” компаниясенең мөстәкыйль рәвештә газ ягулыгында эшләүче 100 автобус сатып алуы, Уфа компрессор заводының газ белән заправкалаучы күчмә станцияләр җитештерә башлавы хакында сөйләде, “Европа — Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридоры төзелеш проекты гамәлгә ашырылачагына өмет белдерде.
— Бу өлкәгә йөзәр миллион түгел, миллиард сумнар юнәлтелә. Тырышып эшләгәндә, биш, күп дигәндә җиде ел­да газда эшләүче транспорт күләмен 10 процентка җит­керербез, дип уйлыйм, — диде Рөстәм Хәмитов.
“Русия транспорты” форумы кысаларында Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” дигән өстенлекле проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буен­ча киңәшмә үткәрде. Анда Рөстәм Хәмитов та катнашты.
Башкортстан әлеге проект гамәлгә ашырылучы терри-торияләр исәбенә керә. Проект республиканың Уфа, Благовещен, Иглин, Кырмыскалы, Кушнаренко, Чишмә районнарында урнашкан аеруча проблемалы участокларга кагылды. Проектка кертелгән автомобиль юлларының озынлыгы 1318 чакрым тәшкил итә. Аларның 278,3 чакрымы — федераль, 604,2 чакрымы — төбәк, 435,1 чакрымы урындагы әһәмият­тәге юллар.
Быел проектны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан — 1 миллиард сум, республика бюджетыннан — 951,31 мил­лион, урындагы бюджетлардан 51,87 миллион сум акча бүленгән. Эшләр 87 объектта алып барылган.
Форум кысаларында Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев белән Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның эшлекле очрашуы булды. Аның барышында республиканың социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре тикшерелде.
Рөстәм Хәмитов әйтүенчә, сөйләшү транспорт инфраструктурасы хакында барган. Аерым алганда, Уфадан көнчыгыш юнәлешендә чыгу юлы проекты, Башкортстанда 2021 елда умартачылык буенча “Апимондия” халыкара конгрессын үткәрү, берничә эре предприятиенең инвестиция проектларына бәйле мәсьәләләр тикшерелгән.

Читайте нас: