+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
11 декабрь 2017, 12:23

Халыкны борчыган мәсьәләләр кичекмәстән хәл ителергә тиеш!

Идел буе федераль округы субъектларының Закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең Уфада узган утырышында Михаил Бабич шундый бурыч куйды.

Республика башкаласында үткән утырышта Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, округ төбәкләре парламентлары рәисләре һәм вәкилләре катнашты.


Утырышка кадәр рәсми деле­гацияләр бер­ничә социаль һәм медицина инфраструктурасы объектларына барды. Атап әйткәндә, кунаклар Халыкны социаль хезмәтләндерү буенча республика һәм Уфа шәһәренең Киров районы “Изгелек” үзәкләрендә булды, “Ана һәм бала” клиник госпитале эше белән танышты. Аннары алар чара үтүче Конгресс-холлда “Дәүләткә карамаган оешмаларны җәлеп итү юлы белән халыкны социаль хезмәтләндерү системасын үстерү (Башкортстан мисалында)” темасына багышланган күргәзмә карады.
Михаил Бабич Ассоциациянең законнар чыгару эшчәнлеге турында сөйләде, булачак сайлауларны төбәкләрдә законлы нигездә үткәрүне тәэмин итү бурычын куйды.
— Беркемдә дә сайлау процессының ачыклыгына һәм гаделлегенә шик туарга тиеш түгел, — диде Михаил Бабич. — Шулай ук, төбәкләрдә проблемалы өлкәләр буенча җитди эш алып барылырга тиеш. Халык белән аралашырга, аларны борчыган мәсьәләләрне ачыкларга һәм хәл итәргә кирәк.
Михаил Бабич законнар чыгару эшчәнлеген үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Ульяновск өлкәсе Законнар чыгару җыелышы Рәисе Анатолий Бакаевка, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачевка һәм Татарстан Дәүләт советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Тулы вәкаләтле вәкилнең Мактау грамотасын тапшырды.
— Идел буе федераль округы субъект­ларының Закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышы Уфада дүртенче тапкыр үткәрелә. Бу, әлбәттә, бездәге мәйданчыкның абруе хакында сөйли, —диде Рөстәм Хәмитов.
Республика Башлыгы коммерциягә карамаган оешмалар катнашлыгында халыкны социаль хезмәтләндерүдә Башкортстанның уңышлары турында сөйләде.
Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Миронов округ төбәкләрендә коррупциягә каршы дәүләт сәясәтен норматив-хокукый көйләүне камилләштерү турында чыгыш ясады.
Утырышта республика парламенты Рәисе Константин Толкачев дәүләткә карамаган оешмаларны җәлеп итү юлы белән халыкны социаль хезмәтләндерү системасын үстерүдә Башкортстан тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Утырышта, шулай ук, Казан шәһәрендә үтә-чәк WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек турында Фәрит Мөхәм­мәтшинның чыгышы тыңланды. Татарстан парламенты Рәисе WorldSkills хәрәкәтенә 78 ил кушылуы турында әйтте. 45нче чемпионатны үткәрү хокукы Русиягә бирелде. Чара Казанда 2019 елның 29 августыннан 3 сентяб­ренә кадәр үтәчәк. Чемпионатны үткәрү өчен Татарстан башкаласында махсус күргәзмә комплексы төзелә. Чарада катнашучылар өчен конкурсантлар авылы оештырылачак.
Шулай ук, утырышта Ассоциациянең 2018 елга эш планы расланды.
* * *
Михаил Бабич һәм Рөстәм Хәмитов “Фармстандарт-Уфавита” җәмгыятенең эшчәнлеге белән таныштылар. Директор Владимир Крейман сүзләренә караганда, предприятиедә елына 90 миллион данә дару җитештерелә. Әлеге вакытта яңа җитештерү комплексы төзелә башлаган. Агымдагы елда анда 700 миллион сумнан артык инвестиция салынган.
* * *
Михаил Бабич һәм Рөстәм Хәмитов республика мәгариф учреждениеләрендә туган һәм дәүләт телләрен укыту белән танышу максатында Уфаның 16нчы гимназиясендә булдылар. Анда алар урыс, башкорт һәм инглиз телләрен укыту бүлмәләрен карады, бу предметларны укыту планнары белән танышты, укучылар һәм укытучылар белән аралашты. Алар гимназиянең акт­лар залында башкала мәктәпләре укытучылары һәм укучыларның ата-аналары белән дә очрашты.
Читайте нас: