+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
8 декабрь 2017, 11:59

30 миллиардны кайдан алырга?

Бу атнада Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Мәскәүдә РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев белән очрашты.

Ул республиканың социаль һәм икътисади үсеше турында бәян итте. Транспорт системасын үстерү, шул исәптән Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы турында да сүз барды.
Рөстәм Хәмитов бу максатка банклар, федераль хөкүмәт белән бергәләшеп эшләгәндә генә ирешеп булачак дип белдерде. “Дмитрий Анатольевич минем идеяне хуплады, – диде ул. – Хәзер банк хуҗалары, финансистлар белән бу сорауны өйрәнәчәкбез. 30 миллиард сумнан артык торган кыйммәтле объектны финанслау юллары табылыр һәм 2018 елда аны тормышка ашыра башларбыз дип ышанам”.
Читайте нас: