+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
7 декабрь 2017, 13:21

Уфада —Мәүлид кичәләре

18 ноябрьдә һиҗри календаре буенча мөселманнар өчен мәртәбәле айларның берсе —Рабигуль-әүвәл ае башланды. Бу ай - пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган ай.

"Мәүлид" сүзе гарәпчәдән "туу", “Мәүлид ән-Нәби” Мөхәммәд пәйгамбәрнең тууын аңлата. Мәүлид бәйрәмен һәр мөселман шатлык белән каршы алып үткәрә. Мәчетләрдә Пәйгамбәрнең (с.г.в.) дөньяга килүенә ихлас күңелдән шатлануны белдереп, ай дәвамында төрле чаралар үткәрелә. Алар Аллаһ Рәсүленең тормышын өйрәнүне, аңа күпләп салаватлар әйтүне, Коръән аятьләрен уку, догалар кылу, вәгазьләр сөйләүне үз эченә ала.
8 декабрьдә 18 сәгатьтә Уфаның “Ихлас” мәчетендә мөнәҗәтле Мәүлид кичәсе үтәчәк. Чарада Иран Ислам Республикасыннан дини төркем чыгыш ясаячак.
11 декабрьдә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында үтәчәк Мәүлид кичәсендә “Илаһилар” халык ансамбле (җитәкчесе — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Афарим Акчурин) чыгыш ясаячак. Чара 18 сәгатьтә башлана, керү ирекле.
Читайте нас: