+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
7 декабрь 2017, 14:46

“Кыдаш”ның кара көзе

Агымдагы елда хуҗалык тилчә чиреннән дә, планлаштырылган табышын ала алмыйча да зур зыян күрде.


Тилчә чире чыгу сәбәпле, Туймазы һәм Бүздәк районнарында игълан ителгән карантин режимы 8 ноябрьдә гамәлдән чыгарылды. Белүебезчә, гадәттән тыш хәл чикләүләре өч атнага сузылды. Шушы чорда карантин нәтиҗәсендә әлеге төбәкләрнең авыл хуҗалыгы тармагы зур казага тарыды. Туймазы районында зыянның зур өлеше шәхси хуҗалыкларга туры килә. Рәсми чыганакларда, мәсәлән, ике район авылларында 1700 баш терлекнең юк ителүе турында хәбәр ителде, алар арасында күпчелекне шәхси ихата маллары алып тора.
Карантин туктатылу белән авыллар гадәти тормышка әйләнеп кайта, дип әйтергә мөмкин. Туймазы районында юк ителгән маллар хуҗаларына дәүләт ярдәме күрсәтелде. Китерелгән зыянны тулысынча каплау буенча республика Хөкүмәте, урындагы власть тарафыннан өстәмә чаралар да күрелә.
Югалтуларны санар чак
Бүздәк районында мал тилчәсе казасына бер генә хуҗалык — “Кыдаш” авыл хуҗалыгы кооперативы тарыды. Әйткәндәй, хуҗалыкның соңгы 55 ел дәвамындагы тарихында бу — беренче тапкыр килгән бәла. Үткән гасырның 60нчы еллары башында ул чактагы “Кыдаш” колхозында тилчә буенча карантин кертелүен хәзер өлкән буын гына хәтерли. Ә менә агымдагы елның октябрь башында гадәттән тыш хәл буенча күрелгән чараларны аның белән чагыштырырлык та түгел.
Моңа бер айдан артык вакыт үтсә дә, “Кыдаш” хуҗалыгы җитәк­чесе Риян Латыйпов әйтүенчә, ул чорны тыныч кына искә алырлык түгел.
— Күрше Туймазы районында малларда тилчә чире табылу турындагы хәбәрне нык борчылып кабул иттек, — ди ул. — Ни өчен дигәндә, безнең хуҗалык басулары әлеге төбәкнең Үрмәкәй авылы җирләре белән чикләшә. Тилчә чире бер төбәктә үлән ашап йөргән малдан малга күчә, бер сүз белән әйткәндә, бәла аяк астында. Ә көтүлекләр янәшәдә генә, яман чирнең безнең хуҗалык малларына күчү куркынычы зур. Шуны күздә тотып, районның ветеринария хез­мәтенең хуҗалык малларына бу чиргә каршы вакцинация чаралары үткәрүе табигый. Бер үк вакытта, хуҗалыкта маллар абзарларга кайтарылды, терлекләр күзәтүгә алынды. Яман чир безне читләтеп үтәр, дип өметләнгән идек, әлбәттә. Белгечләр әйтүенчә, тилчәгә каршы вакцинаның йогын­тысы 5-6 көннән соң ук үзен сиздерә башлый, чөнки малларда чиргә каршы иммунитет барлыкка килә.
Әмма алдагы көннәрдә вакыйгалар агышы бөтенләй икенче төс ала. Атап әйткәндә, 146 баш үгез тупланган симертү төркемендә үткәрелгән биологик-лаборатор тикшерүләр барышында алынган анализлар 7 баш терлекнең ка­нында тилчә чире күрсәткечләре булганлыгын ачыклый. Ветеринар таләпләр буенча, бу инде үзе генә дә чирле малларны гына түгел, симертү төркемендәге барлык терлекләрне дә юк итү куркынычы тудыра. Моның белән килешмәгән хуҗалык җитәкчесе таләбе буенча Кәпәй-Кыбау фермасы абзарында тупланган симертү төркемендәге барлык малларны, ягъни 146 баш үгезне, тилчә чиренә хас билгеләр буенча (авызларында селәгәй булу, һ.б.) янә тикшереп чыгалар. Иртәнге сәгать 5тә тәмамланган тикшерү нәтиҗәләре буенча чирнең физик билгеләре табылмый.
Ни аяныч, карантин буенча таләпләр каты, алар тилчә чиренең башка төбәкләрдәге малларга таралмавын да күздә тота. Белгечләр әйтүенчә, мондый гадәттән тыш очракларда тоташ район һәм республика мәнфәгатьләре алгы планга куела. Әлеге үзенчә­лек­ләрдән чыгып, “Кыдаш” хуҗалыгына караучы симертүдәге маллар төркемен тулысынча юк итү, ягъни яндыру турындагы карар республика дәрәҗәсендә кабул ителә.
Әйтергә кирәк, гадәттән тыш хәл буенча төзелгән комиссия, мондый очракларда кертелгән тәртип буенча, юк ителәсе терлекләрнең ныклы исәбен дә ала, һәр мал граммына кадәр үлчәнә. Аңа ярашлы, 146 баш терлекнең тере килеш тулай авырлыгы 39900 килограмм тәшкил итә, бу — һәр үгезнең уртача авырлыгы 270 килограммнан арткан дигән сүз. Җаннары кыелган малларны алты “КамАЗ” автомашинасына төяп, хуҗалык биләмәсендә урнашкан үләт базы ихатасына чыгарып яндыралар.
Менә шулай итеп, карантин чоры хуҗалыкта, иң беренче чиратта, матди югалтулардан башлана. Әйткәндәй, шәхси хуҗалыклардан аермалы буларак, тилчә чиреннән зыян күргән юридик берәмлекләргә, бу очракта күмәк хуҗалык саналучы “Кыдаш” авыл хуҗалыгы кооперативына, каза китергән зыянны каплау мәсьәләсе республика дәрәҗәсендә әлегә кадәр хәл ителмәгән. Ә бит гадәттән тыш хәл китергән бәлаләр моның белән генә чикләнми.
Юк ителгән үгезләр асралган абзар янәшәсендә сөтчелек фермасы урнашкан. Биредәге савым сыерларының тилчә белән чирләве тәгаен исбатланмаса да, аларның сөтен сату берникадәр вакытка тыела. Алай гына да түгел, хуҗалык җитәкчелегенә савылган сөтне мотлак рәвештә кайнатып, юк итү йөкләтелә. Ни хәл итәсең, карантин чоры кануннары каты, акылга сыймаса да, тәүге мәлдә рәсми күрсәтмәгә каршы килмиләр, әлбәттә. Әмма бераздан сөтне бозауларга эчерә башлыйлар — файдасыннан башка зыяны сизелми.
Тоташ алганда исә, карантин чорының хуҗалык эшчәнлегенә ярыйсы гына зыян салуы бәхәссез. Атап әйткәндә, төрле сәбәпләр, шул исәптән оештыру эшләренең йомшаруы, нәтиҗәсендә сөт җитештерү кими. Карантинга чаклы май заводына тәүлегенә 3-4 тонна сөт озатылса, хәзер ул 1,5 тонна белән чикләнә. Әйткәндәй, “Кыдаш”та тилчә чыгуы турында хәбәр таралу белән элекке партнерлар сөт алудан баш тарта. Хәл җайга салынганчы продукцияне хуҗалык суыткычларында сакларга туры килә.
Гомумән, октябрь-ноябрьдә хуҗалыкның финанс-икътисади эшчәнлеге, чын мәгънәсендә, көрчеккә дучар ителә, товар-акча әйләнеше исә бөтенләй туктап кала дип әйтерлек. Хуҗалыкта килеп туган катлаулы хәлдән үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга теләүчеләр дә табыла, әлбәттә. Республиканың бер ит комбинаты, мәсәлән, тере килеш сыер маллары сатып алырга теләк белдерә. Әмма хакны килограммына 5 сумга түбәнрәк төшерүне таләп итәләр. Монда инде төп сәбәп итеп хуҗалыкның карантин зонасына эләгүе алына.
Гомумән, икътисадтагы бүгенге кыргый базар мөнәсәбәтләре “Кыдаш” мисалында карантин чорында барлык тулылыгы белән ачыла дип әйтергә тулы нигез бар. Кредит оешмалары мисалында да чагылыш таба бу. “Кыдаш”ның катлаулы финанс-икътисади хәлен “исәпкә алып”, “Россельхозбанк”, мәсәлән, кредитны каплау түләүләрен өч айга кичектерергә ризалаша. Шул ук вакытта процентларны күтәрәләр. Мондый схема буенча эшләгәндә матди ярдәмгә өмет иткән хуҗалыкның финанслар югалтулары көн кебек ачык.

“Муллык малдан башлана”
Карантин игълан ителгән төбәкләрдә тилчә чирен бетерү буенча чаралар барышының матбугатта аз яктыртылуына игътибар иткәнсездер, телевидение һәм гәзитләрдә бу хакта кыска рәсми хәбәрләр генә бирелүе дә күзгә ташлана. Моңа гадәттән тыш хәл кертелгән төбәкләрдә хәрәкәтнең чикләнүе, махсус ветеринар шартлар булдырылу да йогынты ясады, әлбәттә. Аннары, кешеләргә карата йогышлы булмаса да, барыбер, чирле урынны читләп үтү хәерле бит.
“Кыдаш” хуҗалыгы үзәге Кәпәй-Кыбауда чирнең төп чыганагы булып авылның бер як читендә урнашкан ферма саналды. Карантин турында исә аңа керүне чикләүче шлагбаум гына искәртеп торды. Хәзер инде ул алынган, әмма килеп туган казаның шомы тәүге көнне үк авылны иңләп ала.
— Карантинны гамәлдән чыгаргач кына без үзебезне батыр итеп тоябыз, ә бит ул чакта куркырга сәбәп баштан ашкан иде, — ди Кәпәй-Кыбау авылында яшәүче Илшат Фәхрисламов. — Менә минем хуҗалыкта сыер маллары гына да 20 баш тирәсе. Карантин кертелгәч, Туймазы районындагы Үрмәкәйдә килеп туган хәлләрне мин яхшы беләм, анда безгә туган тиешле кешеләр яши. Алар сөйләгәннәрдән чәчләрең үрә торырлык. Сыртыннан сыйпап үстергән сыерыңны утта яндырсыннар әле! Аннары, шул мал белән бергә ничәмә еллар буена җыйган малың да юкка чыга бит. Ярый, югалтуларны капласыннар да, ди. Ләкин дөнья көтәргә булгач, тормышны яңадан корырга туры килә. Хәзер бәла-каза безне читләп үткәнгә шатланырга гына кала. Ә хуҗалыкка килгәндә, җитәкчебез Латыйповка Ходай сабырлык-түземлек бирсен. Баш исән булса, мал табылыр.
“Муллык малдан башлана” дип сөйләргә яратучы Илшат Фирдәвис улы тормыш-көнкүрешен дә шул рәвешле шәхси хуҗалыгы исәбенә алып бара. Ихатасындагы мал-туарының яртысын диярлек савым сыерлары алып тора, җәйге чорда сөт җыючыга һәр көнне бер центнер тирәсе продукция тапшыра. Моннан тыш, ит белән дә сату итә. Базарга барып тормый, йортыннан килеп алалар. Терлекләрне тереләй дә сата. Күптән түгел генә Үрмәкәйдәге туганы бер баш бозау алып киткән.
Гомумән, авыл Советы биләмәсендә мал асраучылар күп. Хуҗалык бозауларны хезмәт хакы исәбенә дә тарата, мохтаҗларга мал азыгы да бүлә. Авыл хакимиятеннән алынган мәгълүматлардан күренүенчә, Кәпәй-Кыбауда шәхси хуҗалыкларда 17 октябрьгә 597 сыер малы, 247 баш сарык исәпләнгән. Авыл Советына караучы биш авылда исә сыер маллары 1200 тирәсе, сарыклар — 807 баш.
Әйтергә кирәк, карантин авыл кешеләрен исәп-хисап кагыйдәләрен ихтирам иттерергә дә сәләтле икән. Ел башында хакимияттә теркәлгән мәгълүматлар буенча, авыл Советы биләмәсендә, мәсәлән, 770 баш кына сыер малы язылган. Теркәлү үтмәгән малларга бәла-каза очрагында түләүләр булмаячагын белгәч, һәр ихата мал санын төгәл күрсәтә башлый.
Чикләүләр кертелү сәбәпле, карантин чорында мал-туар белән алыш-биреш итү, шулай ук ит сәүдәсе, халыктан сөт җыю туктатылып торган. Халыкның зур өлеше әлеге уңайсызлыкларга карата канәгатьсезлек белдерми, чөнки карантин чараларының вакытлыча булачагына ышана.

Дуслык кайчан беленә?
2010 елда “Алга” колхозының кышкы чорга туплаган саламын билгесез җинаятьчеләр ут төртеп яндырды. Хәтерлисездер, табигать шартлары гаять корылыклы килгән бу елда печән генә түгел, салам да нык кыйммәт тора, моңа өстәп, аңа кытлык та зур иде. Менә шушы чорда район хуҗалыклары, социалистик хуҗалык итү чорыннан килгән традицияләрне дәвам итеп, “Алга”га ярдәм кулы сузды. Кемнәрдер печәне-саламы белән бүлеште, ашлык фуражы бирүчеләр дә булды. “Кыдаш”ның да шулар арасында булуы яхшы хәтердә.
Шушы хәлләрне искә төшереп, Риян Рәдиф улыннан карантин чорында калкып чыккан дуслык җепләре турында сорашам. Заман башка — заң башка, дисәң дә, ихлас күңелдән ярдәм итәргә теләүчеләр дә, теләктәшлек күрсәтүчеләр дә табылган. Атап әйткәндә, Фәвил Хәбибрахмановның крестьян-фермер хуҗалыгы шикәр чөгендере уңышын җыеп алырга техника бүлгән. Башкарылган эш өчен түләүне дә кичектереп торырга килешкәннәр. Гомумән, авыл хуҗалыгында бурычсыз булмый. Бу җәһәттән “Кыдаш”ка теләктәшлек белдерүчеләр арасында районның сәнәгать предприятиеләре дә, кече малтабарлар да булуы дуслыкның авыр чакта беленүенә янә бер мисал.
Шул ук вакытта “Кыдаш”ның бүгенге икътисади хәле турында бернинди нигезсез имеш-мимешләр таралуы, аерым вакыйгаларның бозып күрсәтелүе сагайта, әлбәттә. Бу җәһәттән хуҗалык җитәкчесенең кыйбласыннан читләшмичә ныклык күрсәтүе, хуҗалык әгъзаларын килеп туган авырлыкларны җиңүгә туплый алуы аңа карата ихтирамны арттыра гына. Иң мөһиме — хуҗалыкның авыр хәлдән чыга алачагына шик юк. Монысы инде аның күптармаклылыгында ята. Басучылык, мәсәлән, фураж ашлыгы туплап, терлекчелекне үстерүгә юнәлтелсә дә, тармакта быелгы тырыш хезмәт мул уңыш белән билгеләнде. Бер сүз белән әйткәндә, амбарларда ашлык бар, атап әйткәндә, ике мең тоннага якыны хаклар тотрыклангач сәүдәгә чыгару максатында саклагычларга урнаштырылган. Моннан тыш, хуҗалыкта техник культуралардан көнбагыш, шикәр чөгендере зур мәйданнарда игелә, шуңа да бу өлкәдән ярыйсы гына керемгә исәп тоталар. 100 тонна көнбагышны сатып алучылар ачыкланган да инде.
Малчылык та берничә юнәлештә үстерелә: сөт терлекчелегеннән тыш, сарыкчылык, елкычылык белән шөгыльләнәләр. Казлар һәм бүдәнә үстерүгә махсуслашкан кошчылык тармагы соңгы елларда ныклап тернәкләнеп китте.
“Кыдаш” үзенең матди-техник мөмкинлекләре, аларны нәтиҗәле файдалануы белән күптән инде районның алдынгы, икътисади тотрыклы хуҗалыклары сафында тора, шуңа да аның карантин кертелү нәтиҗәсендә барлыкка килгән авыр чордан чыгачагына шик юк. Шул ук вакытта, эшчәнлек барышында килеп туган финанс-икътисади югалтуларның да тулы күләмдә кайтарылачагына ышаныч бар
Читайте нас: