+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
6 декабрь 2017, 11:40

Яшәгән җиребез матур, төзек булсын!

Республика Хөкүмәтендә Башкортстанда заманча шәһәр мохите булдыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Аны Премьер-министр урынбасары Николай Хорошилов алып барды.

Тәүдә республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры Сергей Афонин агымдагы елның 11 аенда башкарылган эшләр һәм проектны республика территориясендә арытаба гамәлгә ашыру буенча планнар турында чыгыш ясады.
— Быел әлеге программада 23 шәһәр һәм поселок катнашты. Әлеге максатларга федераль бюджеттан 857 миллион сум, республиканыкыннан 175 миллион сум акча юнәлтелде. Акчаның өчтән ике өлеше - ихаталарны, калганы җәмәгать территорияләрен төзекләндерүгә тотынылды, — дип белдерде ул.
Билгеле булуынча, проектны гамәлгә ашыру халык катнашуын да күздә тота. Быел 13 муниципаль берәмлектә халык акча җыйган, калганында эшче көч белән белән ярдәм иткән. Барлыгы 416 ихата һәм 37 җәмәгать территориясе төзекләндерелгән.
Киләсе елга әлеге максатларга федераль бюджеттан 890 миллион сум көтелә, республика быелгыдан бераз кимрәк акча күчерәчәк. Чарада Уфа, Стәрлетамак, Баймак һәм башка шәһәрләр хакимиятләре вәкилләренең әлеге проектны гамәлгә ашыруга әзерлеге турында чыгышы тыңланды.
Читайте нас: