+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
6 декабрь 2017, 16:47

Студентларга социаль стипендия түләнәчәк

Башкортстан Хөкүмәте социаль түләүләр алу тәртибен үзгәртте.

Хәзер социаль ярдәм рәвешендә 132,5 сум алыр өчен күпбалалы һәм тулы булмаган гына түгел, ә аз тәэмин ителгән барлык гаиләләр дәгъва итә алачак.
Бу үзгәреш аз тәэмин ителгән тулы гаиләләрдә тәрбияләнүче студентлар да социаль стипендия алсын өчен кертелде.
Быел 1нче январдан бу түләүләр туктатылса да, киләсе елдан әлеге тәртип үзгәрешләр белән үз көченә яңадан керәчәк.
Кереме аз булган тулы гаиләләрдә тәрбияләнүче 14 меңгә якын студент та социаль стипендия алачак. Вузларда ул 2010 сум тәшкил итә. Моның өчен Халыкны социаль яклау үзәге филиалларына, яки Күпфункцияле үзәк бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Читайте нас: