+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
6 декабрь 2017, 12:02

Иң чыгымлы мәсьәлә чишелә

Ил Президенты Владимир Путин 2018 елның 1 январыннан икенче яки өченче бала туган гаиләләр өчен махсус ипотека программасы кертергә тәкъдим итте.

Үзәк банк мәгълүматлары буенча, бүген ипотеканың уртача ставкасы 10,5 процент тәшкил итә дип билгеләде дәүләт башлыгы. Әгәр гаилә әлеге ставка буенча ипотека алса, аның 4,5 процентын дәүләт түләшәчәк, гаилә өлешенә 6 проценты калачак. Программа 2018 елның 1 январыннан алып 2022 елның 31 декабренә кадәр – 5 елга исәпләнә. Шушы чор эчендә икенче баласы туган гаиләләр 6 процентлы ипотеканы – 3 елга, ә өченче баласы туган гаиләләр 5 елга алачак. Президентның бу хактага белдерүе Кремльнең рәсми сайтында басылган.
Төзелеш министрлыгы күзаллавынча, әлеге программа эшли башласа, алдагы 5 елда 500 мең гаилә аңа кушылырга мөмкин.
Башкортстанда бала хокуклары буенча вәкил, “Русиягә һәр бала мөһим” сәяси проектының координаторы Милана Скоробогатова әйтүенчә, бүген балалык мәсьәләләре властьның һәр дәрәҗәсендә төп өстенлек булып тора. Гаиләләргә ярдәм итүнең РФ Президенты В.Путин тәкъдим иткән яңа чараларын гамәлгә ашыру яшь гаиләләргә җитди ярдәм булачак. Яшь һәм күп балалы гаиләләргә җитди матди ярдәм, торак мәсьәләсен хәл итүдә дәүләт ярдәме, балалар бакчаларына чиратларны бетерү, медицина хезмәте сыйфатын үстерү – бу чараларның барысын да гамәлгә ашыру гаилә институтын ныгытуга, һәр баланың үсеше өчен тигез мөмкинлекләр тудыруга ярдәм итәчәк, яшь буын русиялеләргә аңлы рәвештә ата-ана булуга гарантия бирәчәк.
“Бердәм Русия” Генераль советы Президиумы комиссиясе рәисе Галина Карелова фикеренчә, гаиләләр беренчел базарда торак сатып алганда яки алдан алынган ипотека кредитларын рефинанслаганда еллык процент ставкасының 6 проценттан арткан өлешенә дәүләт субсидиясенә исәп тота ала. “Балалы гаиләләр өчен иң авыр, иң актуаль һәм чыгымлы булган фатир мәсьәләсе яңача хәл ителеш таба. Президент тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру ярдәмендә торак ала алу мөмкинлеге артачак”, – ди ул.
Читайте нас: