+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
5 декабрь 2017, 19:03

Бүген – Халыкара кочаклашу көне

Ул юкка уйлап табылмаган. Кочаклашу бик файдалы. Ул кешегә тынычлык, якланганлык һәм ышаныч тойгысы бирә, хәтта балаларда аутизмны дәваларга да ярдәм итә.

Белгечләр фикеренчә, көненә кимендә сигез тапкыр кочаклашырга кирәк.
Шулай да балагызны чит кешеләр кочаклаудан сак булырга кирәк. Белмәгән кешенең ниятен дә белеп булмый.
Русиядә кочаклашу мәдәниятнең бер төре булып тора. Ул кешегә ачык булу, яхшы мөнәсәбәт хакында сөйли. Шулай да кочаклашуны бик өнәмәгән мәдәниятле илләр дә бар. Мәсәлән, Кытай, Корея, Япония. Андый кешеләр үзләрнең 25 сантиметр шәхси чикләрен бозганны яратмый икән.
Ә бездә кочаклашуның терапевтик эффекты психологлар тарафыннан күп тапкырлар расланган. Шуңа күрә, кочаклашыгыз, дуслар!
Читайте нас: