Мөһим проект халыкның катнашуын да күздә тота. Әйтик, быел 23 төбәкнең унөчендә бүленгән сумманың 5 проценты күләмендәге акча халыктан җыелган. Калганнарында кешеләр төзекләндерүдә эш көче буларак катнашкан.
— Тәүдә 354 ихатаны һәм 34 җәмәгать территориясен төзекләндерү планлаштырылган иде, ләкин акчаны экономияләү нәтиҗәсендә урыннарда эшләр күбрәк башкарылды. Быел “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” федераль программасы кысаларында 416 ихата һәм 37 җәмәгать территориясе төзекләндерелде, — диде журналистлар белән очрашуда республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Альфред Зиннәтуллин. — Без республика халкының бөтен теләкләрен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алырга тырыштык. Бүгенге көнгә эшләр төгәлләнде.
— Халык бу программаның никадәр әһәмиятле икәнен һәм үзләре катнашлыгында тирә-якны яхшы якка үзгәртеп булуын белергә тиеш. Әлеге эшкә акчасын һәм хезмәтен салу, аларның үзаңын да үзгәртер һәм кешеләр ихаталарына бөтенләй башкача карашта булыр, дигән ышанычтабыз, — дип белдерде Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Ольга Панчихина.
Уфаның Торак-коммуналь өлкәсендә җәмәгать контроле үзәге вәкилләре дә шундый фикердә.
— Шушы проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә йорт комитетлары рәисләре аралаша башлады. Элек бер-берсен белмиләр дә иде, — диде Үзәк хезмәткәре Надежда Гайнетдинова.
Халыкның активлыгын Гомумрусия халык фронтының Башкортстан төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Виталий Брыкин да билгели.
— Без урыннарга чыгып, проектны гамәлгә ашыруны тикшерәбез, халыкның зарларын һәм тәкъдимнәрен өйрәнәбез. Республиканың бөтен районнарын да тулысынча колачлау өчен кайбер муниципалитетларда конкурста катнашуга заявкалар алу озайтылды, — диде ул.
Чыннан да, бетон бутап, ихаталарны төзекләндерү авыр түгел. Иң авыры — халыкка проектның кем тарафыннан, ни өчен эшләнгәне турында мәгълүмат җиткерү.
— Кешеләрдә бу безнең ихата, безнең сквер һәм балалар мәйданчыгы дигән тойгы уянырга тиеш. Шунысы шатландыра, алар бу проектка ышана һәм теләп катнаша, — диде Альфред Зиннәтуллин.