+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
4 декабрь 2017, 11:44

Депутатлар гражданнарны кабул итте

Русиянең Дәүләт думасы һәм республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары гражданнарны кабул итү атналыгында катнашты. Республикада яшәүчеләр аларга үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте. Очрашулар Уфадагы “Бердәм Русия” партиясе Рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә үтте.

Дәүләт думасы депутаты Рима Баталовага бер­ничә кеше сорау белән мөрәҗәгать итте.
Уфаның Совет районы хакимия­теннән балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор депутатка яшьләр арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга һәм спортны үстерүгә зур өлеш керткән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
— Яшьләргә физкультура белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырырга һәм мөмкин­лекләрне кулланырга тырышам. Бу — дәүләт бурычы, чөнки яшь­ләр — безнең киләчәгебез. Балалар һәм үсмерләр күпләп спортка җәлеп ител­сә, алар нык һәм сәламәт булып үсәчәк, ә сәламәт кешеләр — сә­ламәт ил ул, — диде Рима Баталова.
Гөлнара исемле ханым Кыйгы районыннан килгән. Аның депутатка ике үтенече бар. Имгәнүе аркасында спорт белән шө­гыльләнүне туктатырга мәҗбүр булган ул. Спортка гашыйк ханымның волонтерлык белән шөгыль­ләнү теләге зур, ләкин кайда, кемгә мөрәҗәгать итәргә белми. Рима Баталова, аның яшәгән урынына караган оешма белән элемтәгә чыгып, мәсьәләне уңай хәл итәргә сүз бирде. Гөлнара, шулай ук, районда яшәүче ятим кызның үтенечен җиткерде. Ул физкультура һәм спорт буенча югары уку йортына керергә тели. Депутат аңа хокукый мәгълүмат бирде, хәлнең контрольгә алыначагы турында белдерде.
Арытаба Дәүләт дума­сының Дәүләт корылышы һәм законнар чыгару буенча комитет рәисе урынбасары Рафаэль Мәрдан­шин, “Бер­дәм Русия” Бөтенрусия сәяси партия­сенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты җи­тәкчесе Руслан Гыйз­зәтуллин гражданнарны кабул итте.
* * *
Дәүләт думасының Табигый ресурслар, милек һәм җир мөнәсәбәтләре буенча комитеты әгъзасы Михаил Бугерага кабул итүгә 9 кеше килгән иде. Алар арасында башкаладагы йортларын һәм бакча участокларын шәхси милек итеп тануга ирешә, дистәләгән еллар буена авария хәлендәге йорттан күченә алмаучылар да бар.
Дәүләт думасының Финанс базары буенча комитеты әгъзасы Алексей Изотов һәм Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитеты рәисе урынбасары Рафаил Зинуров та кабул итүгә килүчеләрне игътибар белән тыңлады. Аларның сораулары буенча депутатлар төрле власть структураларына мөрәҗәгать итәчәк.
Мондый кабул итүләр декабрьдә дә дәвам итәчәк.
Читайте нас: