+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
1 декабрь 2017, 11:54

Мошенниклар корбаны

Уфаның Калинин районында яшәүче 80 яшьлек әби мошенниклар корбаны булган.

Аның сүзләренчә, өй телефонына шалтыраткан билгесез кешене ул улы дип кабул итә. Шалтыратучы машина белән кеше бәрдерүен һәм җәзадан котылу өчен акча кирәклеген әйтә. Коты очкан пенсинер булган бөтен акчасын — 500 мең сумны — бирергә риза була.
Бер сәгатьтән соң акчаны алырга “адвокат” килә һәм карчык аңа ярты миллионны тоттырып җибәрә. Аннан соң гына улы белән бәйләнешкә кереп, алдакчылар тозагына эләгүен аңлый. Сак булыгыз, әлегә мошенниклар тотымаган!
Читайте нас: