+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
1 декабрь 2017, 12:03

Балалар саны артачак

Владимир Путин Координацион совет утырышында ана капиталының 2021 елга кадәр озайтылуын хәбәр итте.

Ана капиталы программасы 2018 ел ахырында тәмамланырга тиеш иде. Президент аны куллануның өстәмә мөмкинлекләрен дә карарга кушты. Моннан тыш, ул социаль демография өлкәсендә тагын берничә яңалык көтеләчәген әйтте. Владимир Путин билгеләвенчә, 2018 елдан Русиядә беренче бала өчен ай саен акчалата түләү каралган. Аның суммасы субъектларда каралган яшәү минимумыннан чыгып билгеләнелә. Ил буенча уртача алганда, ул 10 523 сум тәшкил итәчәк.

Читайте нас: