+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
30 ноябрь 2017, 12:12

Матбугат-2018 Гаиләгә—газета, шоферга—приз

Узган сишәмбедә район үзәгенең вокзал алды мәйданында газета укучыларыбыз яраткан «Бәхетле авто» уены үтте.

Акциянең асылы шунда: район газетасына язылып, сез редакциядән махсус наклейка аласыз. Уенда билгеләнгән вакытка тәрәзәсенә наклейка беркетелгән машинада килүчеләр генә катнашты.
Подписчикларның күбесе уен үткәрелгән урынга гаиләләре белән килгәннәр. Бәхетлеләрне билгеләү өчен, ике яшьлек малайны сайладык. Хәсән Кинзикиев, Фәзит Латыйпов һәм Шамил Ардуанов термокружка оттылар. Сәгыйть Ханнановка авария җыелмасы чыкты. Роза Насыйрова, Лиана Мөхәммәдиева, Рәшидә Мөхәммәтҗанова, Раил Әмиров төрле модификацияле компрессорларга ия булдылар.
Уңайлы очрактан файдаланып, биредә үк «Атна саен отыш» уены да үткәрелде. Денфира Зарипова, Рудил Якупов һәм Талха Хәмәтшин бәләкәй чәйниклар отып сөенделәр.
Бер-берсен котлап, бүләкләргә шатланып, редакциягә рәхмәт әйтеп, укучыларыбыз арткы тәрәзәсенә «Яраткан басмаңа языл һәм приз от!» наклейкасы беркетелгән машиналарында үз эшләренә юлландылар.
Хәтерегезгә төшерәбез, 1-10 декабрьдә үткәрелгән Бөтенрусия подписка ункөнлеге чорында республика һәм район басмаларына 10 процент ташлама белән язылырга була.
Читайте нас: