+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
28 ноябрь 2017, 12:41

Якташыбызны "Пусть говорят" тапшыруына чакырганнар

Анда ул бөтен дөньяга билгеле оптимист Ник Вуйчич белән очрашачак.

2015 елда Омскидагы казармада булган фаҗигадә исән калган якташыбыз Рөстәм Нәбиев, ике аягын югалтуга карамастан, актив, тулыканлы тормыш алып бара. Моны Интернет челтәрендә ул алып барган блог та ачык күрсәтә. Тиздән Рөстәм "Пусть говорят" тапшыруында ике кулсыз һәм аяксыз туган, ләкин шул ук вакытта миллионлаган кеше өчен үрнәк булып торучы Австралия кешесе Ник Вуйчич белән очрашачак. Рөстәм үзе «Инстаграм»дагы аккаутында бу вакыйгага бәйле "Мин чиксез бәхетле!" дип язып куйган.
Читайте нас: