+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
27 ноябрь 2017, 12:21

Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке...

Бәйрәм алдыннан күпбалалы илле ана Республика йортында дан һәм хөрмәт казанды.

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов күпбалалы гүзәл зат­ларга “Ана даны” медале тапшырды. Моңа кадәр әлеге бүләкне биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 7500 гүзәл алган булса, бу көнне аңа янә 50 ана лаек булды.
– Сез – республиканың иң зур байлыгын булдыручы батыр аналар, – диде Премьер-министр урынбасары. – “Ана даны” медале – ул бүләкләрнең дә бүләге, һәрберегез аңа лаек. Шундый истәлекле тантанада катнашкан һәр гүзәл затның балалары барлык өметләрне акласын, иң мөһиме – сезне хөрмәтләсен иде. Ә республика җитәкчелеге үз өстенә алган барлык социаль йөкләмәләрне үтәячәк. Без социаль ярдәмнең берсеннән дә баш тартмаячакбыз.
Өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен торак мәсьәләсен хәл итү аеруча мөһим. Бу максатта республикада 2 миллион 600 мең сумлык торак сертификатлары тапшырыла. Шулай ук, аларның уртача кереме яшәү минимумыннан азрак булганда, аларга аена 3 мең сум пособие дә түләнә. Шушы һәм башка ташламалар күпбалалы гаиләләрнең тормыш-көнкүреш шартларын җиңеләйтә. “Ана даны” медален алучы гүзәл затлар да моны аерым кинәнеч белән билгеләде.
– Күпбалалы һәм яшь гаиләләр өчен каралган барлык ташламалардан файда күрәбез, – ди Кушнаренко районыннан алты бала анасы, 38 яшьлек Ольга Лепентьева. – Балаларыбызның иркен шартларда үсүе мөһим, шуңа күрә без, җир алып, яңа йорт төзиячәкбез. Балаларыбызның өлкәненә – 18, кечесенә 3 яшь тулды. Аларның гомер буе һәрберсенең үз ризыгы булуын телибез.
Читайте нас: