+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
24 ноябрь 2017, 11:56

*Матбугат-2018 Бүләкләр бар әле

Районканы даими укучылар «Яраткан басмаңа языл!» марафоны, аның чикләрендә үткән «Атна саен приз» һәм «Бәхетле авто» акцияләре хакында беләләр инде.

Аларда катнашу өчен киләсе яртыеллыкка район газетасына язылып, квитанция күчермәсен редакциягә китерергә кирәк. Шоферларга махсус наклейка бирелә. «Бәхетле авто» уены район үзәгенең көньягында вокзал алды мәйданында 28 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә үтә. Анда акция үткәрү урынына наклейка беркетелгән машинада килүчеләр генә катнаша ала.
«Бүздәк яңалыклары»ннан тыш республика басмасына да язылсагыз, «Супер приз от!» уенында катнашу өчен, квитанция күчермәләрен 4500077, Уфа шәһәре, Киров урамы, 45 адресы буенча җибәрергә кирәк.
«Атна саен отыш» акциясенә йомгак ясар вакыт җитте. Бәләкәй чәйниклар Яңа Актаудан Рамил Албуринга, Бүздәктән (Социалистическая урамы) С.Саттаровага һәм Якуптан Заһит Габдуллинга чыкты. Бүләкне редакциядән килеп алаласыз. Үзегез белән паспорт һәм ИНН алып килергә онытмагыз.
Ел азагына кадәр бер ай гына вакыт калды. 1800 подписчик үрнәгенә ияреп, яраткан газетагызга язылырга ашыгыгыз.
***
2017 елның 1-10 декабрендә 2018 елның беренче яртысына газета-журналларга язылу буенча Бөтенрусия ункөнлеге үткәрелә.
Ункөнлек чорында «Русия почтасы» филиаллары газета-журналларга язылуга һәм таратуга заказлар кабул итү буенча хезмәтләр бәяләренә түбәндәге ташламаларны бирә: үзәк басмаларга—5 процент, өлкә, край, республика, шәһәр, район вакытлы матбугатына —10 процент.
Читайте нас: