+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
24 ноябрь 2017, 12:03

«Бердәм Русия» атналык үткәрә

Республикада «Бердәм Русия» партиясе председателе Дмитрий Медведевның җәмәгать кабул итү бүлмәсе 27 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр халыкны кабул итү ункөнлеге үткәрә.

Чара тоташ республика буенча үтә, анда барлык дәрәҗә депутатлар, предприятиеләр җитәкчеләре, власть органнары вәкилләре катнаша.

«Бердәм Русия»нең төбәк башкарма комитетында Константин Толкачев җитәкчелегендә халыкны кабул итү атналыгын үткәрү буенча оештыру комитеты киңәшмәсе узды. Республикада яшәүчеләр үз сораулары белән Дәүләт думасы, муниципаль депутатларга, дәүләт власте органнары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләренә мөрәҗәгать итә алалар.

Кабул итү чорында тематик һәм күчмә күргәзмәләр эшләячәк.

Республикада яшәүчеләр Дмитрий Медведевның Төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә консультация, бушлай юридик ярдәм алу мөмкинлегенә ия булачаклар.
Читайте нас: