+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
24 ноябрь 2017, 12:08

* 26 ноябрь— әниләр көне Бүләккә—комбайн

Районда җиде бала тәрбияләүче әниләр бармак белән генә санарлык. Аларның берсе —Түреш авылында яшәүче 35 яшьлек Диникиева Зөлфирә Рафаэловна.

Өлкән кызлары Резедага шушы көннәрдә 15 яшь тулган. 9 класста укый ул. 11 яшьлек Тимур—бишенче, 8 яшьлек Рөстәм икенче класста белем ала. Равил быел көз укырга төшкән. Розалинага —биш, Розалиягә—өч, Артемга ике яшь. Бәләкәйләр балалар бакчасына йөриләр. Гаилә башлыгы Филүс Диникиев «Башкирагроинвест» хуҗалыгында шофер булып эшли. Зөлфирә өйдә, балалар тәрбияли.

Гаилә ана капиталына сатып алынган зур булмаган йортта яши. Иске булса да, өй җылы. Без барган көнне өйдә кунаклар—иренең туганнары бар иде, оныкларын күрергә картәниләре дә килгән.

Күп балалы гаиләнең матди хәлен исәпкә алып, Әниләр көне алдыннан без «Бүздәк яңалыклары» газетасыннан бүләк—кухня комбайны алып бардык. Аның ярдәмендә балаларга җиләк-җимеш яки яшелчә измәсе, сок һәм нектар әзерләргә була. Авылда витаминлы продукция үстерү өчен бакчалар зур. Ялкауланмаска гына кирәк. Гаилә зур булган саен эшче көч тә күбрәк. Иң мөһиме, балаларга бәләкәйдән үк шәхси үрнәк күрсәтеп, хезмәткә өйрәтергә була.
Читайте нас: