+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
23 ноябрь 2017, 12:37

Әхирәтемә ачык хат

Саумы, әхирәтем Розалия! Гомереңнең матур мизгеленә җиттең. Сиңа 55! Синең белән танышуыбызга 30 ел. Танышканның беренче көненнән башлап әлегәчә күпме шатлыклар, кайгылар кичердек. Эчкерсезлегең, сабырлыгың, мөлаемлегең белән син миңа ошадың.

Бәлки Каран авылында туып үскәнгәдер, ә бәлки гаиләдәге өч баланың иң өлкәне булгангадыр син бик эшчән, хәстәрлеклесең. 1986 елда Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң Түреш урта мәктәбендә математика укытучысы булып хезмәт юлыңны башладың. Студент елларыңда ук бер- берегезне яратышып йөргән Әмир авылы егете Ринал Яхья улы Нигъмәтуллин белән матур гаилә кордыгыз. Саф мәхәббәтегезнең җимешләре - кызыгыз Лилия, улыгыз Айнур тормышыгызга тагын да ямь, куанычлы мәшәкатьләр өстәде.1988 нче елда ничек Әмир мәктәбенә кайтып, математика укыта башлаган булсаң, бүген дә үзең яраткан һөнәреңә тугрысың. Эшеңдә үз иткән укучыларың, ихтирам иткән коллегаларың таләпчән, игътибарлы, остаз буларак яраталар сине. Югары категорияле укытучыга тиешле булган бөтен критерияләргә ия син.Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында үз ярдәменнән ташламастай ышанычлы дусың да.
Әйе, һәр кешенеке шикелле, синең дә гомер юлың чәчәкле сукмактан гына тормады. Иң башта әти-әниең эштә чакта сезне тәрбияләгән, үстерешкән яраткан нәнәңне җирләдең. Озак еллар каты авыру белән көрәшкән әниең – Тамара апа гүр иясе булды. Туган йорт тәрәзәләренең утларын яндырып сезне көтеп торучы газиз әтиең- Рубис абый да бакыйлыкка күчте. Ә иң ачысы алда булган. Сине өзелеп яраткан, кызың- киявең, улың, оныгың өчен җан атып торган тормыш иптәшең- Ринал, бер көнне кинәт кенә китте дә барды бу фани дөньядан. Яңартылган зур йорт, яңа гына туйларын үткәргән кызы- кияве шатлыкларына күмелеп, ә иң мөһиме , туганнан бирле кулыннан да төшерми карап үстергән оныкасы- Аделинаның үсеп килүенә куанап, үзегез өчен генә яши башлар мәл җиткән иде. Бу кайгыларны да, Розалиякаем, үткәреп җибәрдең. Нык булдың, сынмадың. Ике балаңа зур терәк син. Аллаһы тәгаләгә бер ни әйтеп булмый. Шушы чаклы авыр кайгыларны биргәч, азрак туктап торырга кирәк тә бит, әмма, юк. Җәйнең матур көннәрендә бертуган энең- Ринат, кинәт вафат булды. Бу кайгыны да күтәрдең, түздең, әхирәтем.

Әле инде эч серләреңне сөйләп туймастай, әнисе урынына калган сеңлең – Гөлнара аралашып, кунакка йөрешеп, мәш килеп ятасыз. Иртән торсаң барысына да исәнлек- саулык теләргә онытмыйсың.

Иә мөһимен онытып та торам икән әле, 18 ел - каенанаң – Җинан апа белән бергә гомер кичердегез. Авыр сүз әйтмәдең. Тамагы тук, түшәге һәрвакыт чиста , йомшак булды. Балаларыңны үстерешеп, бакыйлыкка күчте. Ел саен Коръән укытасың, Риналыңның да, үзеңнең дә мәңгелек йортка күчкән туганнарыгызга атап хәер бирәсең. Риналыңның 36 яшьтә генә вафат булган сеңелесе- Раушаниянең кызларын укытуга да зур өлешеңне керттең. Савап булып барсын.

Ялт итеп торган йорт, җиләк- җимеш тулы бакча, мал –туарлы сарай. Барысы да синең тырышлык.

Розалия, әхирәтем! Сиңа — 55! Гомереңнең җәе бу. Бәхет кошы сине урап очмасын. Тәрәзләрдә утлар янып торган, ачык капкалар белән балаларыңны, кайтка чакта кунак итеп, аларны яратып, туганнарың өчен төп йортның учагын сүндерми саклаучы, сеңлеңә терәк булып, безнең дуслыкка тап төшерми озак яшә! Һәрвакыт елмаеп, аткан һәрбер таңга сөенеп, саулыкта- исәнлектә гомер юлыңны дәвам ит! Алдагы көннәрең кайгысыз үтсә иде. Син моңа лаексың.

Сәлам белән әхирәтең Раушания Ергизова.

Әмир авылы.

Р.S. Хөрмәтле райондашлар! Бүгенге көндә яман чир белән көрәшүче Салахова Гөлнара Рубис кызы – Розалиянең бертуган сеңлесе. Әйдәгез барыбыз да Ходайдан Гөлнарага саулык, Розалиягә сабырлык телик! Рәхмәт!


Читайте нас: