+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
22 ноябрь 2017, 11:33

Кулы алтынның киләчәге якты

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Халыкара, Бөтенрусия конкурсларында җиңгән студентлар һәм аларның остазлары белән очрашты.

Эшче һөнәрләрнең абруен арттыруга, һөнәри белем бирү учреждениеләренә яшьләрне күбрәк җәлеп итүгә соңгы елларда игътибар көчәйде. Һөнәри осталык буенча дөнья күләмендә ярышлар үткәрү дә моның ачык дәлиле. Ә менә югары дәрәҗәдәге чемпионатларда яшь якташларыбызның республика данын яклап, җиңүгә ирешүләре һөнәри белем бирү учреждениеләрендә көчле белгечләр әзерләнүе хакында сөйли.
Кичә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Халыкара һәм Бөтенрусия конкурсларында җиңгән бер төркем студентлар, аларның остазлары белән очрашты.
— Яшь, көчле һөнәрмәннәр булуы республика өчен олы горурлык. Дөнья күләмендә йолдыз булып танылган Рафаэль Яхинны күрү күңелгә шатлык өсти, — диде Рөстәм Хәмитов. — Эшче кадрлар әзерләү бик авыр иде, ләкин бүгенге көндә эш җанланды. Эшче һөнәрләрнең абруе арта, чөнки алар ярдәмендә яхшы эш хакы алырга һәм карьера ясарга мөмкин. WorldSkills хәрәкәтенә яшьләр күбрәк җәлеп ителә, эшче һөнәрләргә игътибар артты, киләчәктә дә бу юнәлешне үстерүгә ярдәм итәчәкбез.
— Чемпионат шартлары буенча бер тапкыр гына катнашу мөмкинлеге булганлыктан, мин хәзерге вакытта үзем тренер — ярышларга укучылар әзерлим. Соңгы курста укыйм, арытаба югары белем алырга теләгем бар, — дип киләчәккә хыяллары белән дә уртаклашты Рафаэль Яхин.

Очрашуда катнашучы дүртенче җиңүче — Бүздәк авыл хуҗалыгы колледжының 4 курс студенты Наил Мөхәммәтҗанов. Тырыш егет быел һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында җир сөрү буенча Бөтенрусия конкурсында беренче урын алган. Наил Ринат улы үзе белән якыннан таныштырды, уңышлары турында сөйләде.
Республика Башлыгы очрашуда күтәрелгән мәсьәләләр контрольгә алыначак, тырышып эшләүче, уңышларга ирешүче һөнәри белем бирү учреждениеләрендә студентлар өчен барлык уңайлы шартлар да булдырырга кирәк, диде.
Читайте нас: