+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
21 ноябрь 2017, 12:00

Халык фронты – мөһим көч!

Уфада министрлык һәм ведомстволар, депутатлар корпусы катнашлыгында Гомумрусия халык фронтының төбәк конференциясе үтте. Анда әлеге оешманың төбәк штабы республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовка киләсе ел өчен җәмәгатьчелек мөрәҗәгатьләрен тәкъдим итте. Форум алдыннан республика халкы проблемаларын хәл итүгә бәйле “түгәрәк өстәл”ләр үткән иде.

Конференциядә катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Хәмитов Гомумрусия халык фронтының – куәтле җәмәгатьчелек хәрәкәте булуын һәм үз сафларына гади халык проблемаларын хәл итәргә әзер кешеләрне туплавын белдерде.
Республика Башлыгы ассызыклавынча, Халык фронты тарафыннан күп эшләр башкарылган. Халыктан килгән мөрәҗәгатьләр арытаба Хөкүмәт һәм муниципалитетларга йөкләтелә.
Чарада, шулай ук, төбәкнең экология проблемаларын хәл итү, автомобиль юллары сыйфатын яхшырту, өстәмә белем бирү үзәге булдыру, Непейцево дендропаркының арытабангы язмышы мәсьәләләре тикшерелде.
Читайте нас: