+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
21 ноябрь 2017, 12:02

Бизнес социаль юнәлешле булырга тиеш

Уфада Социаль эшкуарларның һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларның өченче республика форумы узды. Анда 300дән артык кеше, шул исәптән Башкортстаннан, Мәскәү шәһәреннән, Татарстаннан һәм Пермь краеннан вәкилләр катнашты.

Чара республика Хөкүмәте һәм Иҗтимагый палатасы ярдәмендә үткәрелде. Ул Русиянең һәм республиканың социаль өлкәдәге иң яхшы проектларын күрсәтү, социаль эшкуарлыкны арытаба үстерү, эшкуарларны социаль бизнеска җәлеп итү өчен үзенчәлекле мәйданга әверелде. Форумда катнашучыларны сәламләп, республика Хөкүмәте Премьер-министры урын­басары Фәрхад Самедов социаль эшкуарлык өлкәсендә системалы эш алып барырга кирәклеген, бөтен кызыксынучы якларның тыгыз хезмәт­тәшлек итәргә тиешлеген һәм, социаль эшкуарлар җәмгыятьнең мөһим бурычларын үтәргә ярдәм иткән­лектән, аңа дәүләт ярдәме булу зарурлыгын ассызыклады. “Русия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге” оешмасы вәкиле Елена Феоктистова билгеләвенчә, социаль эшкуарларның актив эше җәм­гыять үсешенең мөһим шарты булып тора. Социаль башлангычлар законнар тарафыннан якланырга тиеш, бу бизнеска нәтиҗәлерәк үсешергә ярдәм итәчәк.
Республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урын­басары Лена Кәримова министр­лыкның ачык һәм социаль бизнес өлкәсендә бар яклап хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде. Моны республика районнарында дәүләтнеке булмаган сектор катнашлыгында социаль хезмәтләндерүнең яңа объектлары ачылу куәтли.
Чарада “Елның иң яхшы социаль проекты-2017” республика конкур­сында җиңүчеләр тәбрикләнде. Сигез номинациядә 20 эшкуар бүләк алды.
Читайте нас: