+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
17 ноябрь 2017, 13:05

Башкортстанда уртача хезмәт хакы

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, августта төбәктә уртача хезмәт хакы 30 187 сум тәшкил иткән. Эшсезлек буенча пособиенең уртача күләме октябрьдә 4175 сум булган. Яшәү минимумы — 9498 сум.

Өченче квартал мәгълүматлары буенча, республикада икътисади актив 2,051 миллион кеше яши. Эшсезләр 111 меңнән артык. Бездә эшсезлек дәрәҗәсе 5,4 процент булса, ил буенча бу күрсәткеч — 5, Идел буе федераль округында 4,5 процент тәшкил итә.
Чагыштыру өчен: Мәскәүдә уртача хезмәт хакы шул ук чорга (август) 91 815 сум тәшкил иткән.
Читайте нас: