+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
16 ноябрь 2017, 11:28

Ункөнлек, акция, уен!

Календарь көзнең соңгы көннәрен исәпли, димәк, 2018 елның беренче яртысына подписка кампаниясе тәмамланырга бер айдан аз гына күбрәк вакыт кала.

Укучыларыбызны сөендерергә ашыгабыз—1-10 декабрьдә барлык почта бүлекчәләрендә подписка ункөнлеге үтә. Шушы чорда газета-журналларга ташлама белән язылырга була. Киләсе елга рухи азык турында кайгыртып өлгермәүчеләр газета-журналларга арзанрак бәягә языла алалар.
Чираттагы «Атна саен отыш!» уены үтте. Бу юлы бәхет Бүздәктән Р.Нуриәхмәтовага (Киров урамы) һәм Килемнән Әлфия Шәкүровага елмайды. Аларга салат савытлары җыелмасы чыкты.
Хәтерегезгә төшерәбез—уеннар үткәреләчәк әле. Анда катнашу өчен районкага язылып, квитанция күчермәсен редакциягә җибәрергә кирәк.
«Әниеңә газета бүләк ит» акциясе дә дәвам итә. Анда беренче булып «Вконтакте» социаль челтәрендә Римма Барсова катнашты. Район үзәгендә яшәүче әнисенә берьеллык подписка рәсмиләштерде ул. Сез дә кушылыгыз моңа, якыннарыгызга матур сюрприз ясагыз!
Читайте нас: