Анда Кытай, Көньяк Корея, Индонезия, Филиппин, Таиланд, Казахстан, Япония, Бангладеш һәм башка илләрдән җиңүчеләр катнаша. Конкурс 13-21 ноябрьдә Һиндстанның Кочин шәһәрендә үтә.
Регина Мөхәммәдиева Башкортстан дәүләт университетының роман-герман филологиясе факультетында икенче курста белем ала. Инглиз һәм немец телләрендә иркен аралаша. Ул — “Башкортстан сылуы” агентлыгы моделе, анда фотога төшү серләренә төшендерә.