Бу биометрик чит ил паспортларына да кагыла. Әлеге документны теркәлү урыны буенча алучылар өчен паспортны рәсмиләштерү вакыты элеккечә (бер ай) кала.
Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев 9 ноябрьдә Хөкүмәт утырышында ясаган чыгышында билгеләп үткәнчә, Эчке эшләр министрлыгы чит ил паспортын яшәү урыны буенча рәсмиләштерү вакытын тагын да киметү юнәлешендә эшли.