+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
13 ноябрь 2017, 12:57

Укучыларның төшке аш вакыты озаю ихтимал

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рөстәм Игбаев мәктәпләрдә 20 минутлык төшке аш вакытын 40 минутка кадәр озайту тәкъдиме белән чыкты.

«Здоровье – детям» проекты кысаларында мәктәп укучыларының туклануы турында сөйләшү булды.

- Төшке аш вакытын озайту нәтиҗәсендә дәресләр тәртибендә дә үзгәрешләр булачак, ә ул уку елына алдан төзелеп куела. Шуңа да бу мәсьләне хәл итү юлларын ныклап уйларга кирәк. Шулай ук безгә җәмәгатьчелек фикерен дә белергә кирәк. Бүген күп кенә мәктәпләр 20 минут эчендә барлык укучыларны да тукландырып өлгерми, - ди депутат.
Читайте нас: