+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
13 ноябрь 2017, 13:10

Салым түләр вакыт җитте

Укучыларны кызыксындырган сорауларга Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе белгече Оксана Хәйруллина җавап бирә.

— Узган ел өчен милеккә салымны кайчан түләргә һәм вакытында түләмәү нәрсә белән яный?
— Быел салым түләүчеләргә 2016 ел өчен исәпләнгән салымны 1 декабрьдән дә калмый түләргә кирәк. 2 декабрьдән түләнмәгән салым күләме недоимкага әйләнә һәм салым органнары көн саен Русия Үзәк банкы рефинанслау ставкасының 1/300 күләмендә пеня өсти, шулай ук бурычларны мәҗ­бүри түләтү буенча чара күрә башлый. Бурыч күләме аны түләт­терү процедурасына киткән чыгымнарны исәпкә алып артачак.

— Салым квитанцияләрен каян алырга?
— Агымдагы салым кампания­сенең үзенчәлеге шунда: респуб­ликаның 700 меңнән артык кешесе белдерү кәгазен фәкать электрон төрдә алачак. Бу яңалык Салым тү­ләүченең шәхси кабинетыннан файдаланучыларның “кәгазь доку­ментлардан баш тарту” функциясен сайлаганнарына гына кагыла. Әгәр дә сез элеккечә, Шәхси кабинетта теркәлмәгән гражданнар кебек үк, кәгазь белешмәләрне һәм аларга беркетелгән квитанция­ләр­не почта аша алырга телисез икән, сезгә бу пунктта билге куярга кирәкми.

— Салымнарны ничек түләп була?
— Түләүләрне банкның яисә Ру­сия почтасының якындагы бү­лек­чәләре, шулай ук түләү терминаллары аша башкарырга мөмкин. Салымнарны Федераль салым хезмә­те сайтындагы (www.nalog.ru) “Са­лымыңны түлә” интернет-сервисы белән файдаланып, онлайн-режимда да түләргә була. Шәхси кабинетта теркәл­гәннәр турыдан-туры шул кабинеттан түли ала.
Шулай ук, салымнарны gosuslugi.ru рәсми порталында түләргә мөмкин. Моның өчен теркәлергә һәм “Хезмәтләр каталогы” битендә “Салымнар һәм финанс” катего­рия­сендә “Салым бурычлары” хезмәтен сайларга кирәк.
Салым нормалары һәм ташламалар турында мәгълүматны Федераль салым хезмәте сайтында (www.nalog.ru) “Милеккә салымнар буенча нормалар һәм ташламалар турында мәгълүмат” электрон сервисы аша алырга була. Белеш­мәләрне бердәм Контакт-үзәкнең 8-800-222-22-22 санлы бердәм федераль түләүсез телефон номеры буенча алырга мөмкин.

— Шәхси кабинетта ничек теркәлергә?
— Республикада Шәхси кабинеттан файдаланучылар саны 1 миллион 700 меңнән арта. Бу күр­сәткеч буенча Башкортстан Русия субъектлары арасында беренче урынны били.
Әлеге сервис, милек объектлары һәм транспорт чаралары турын­да мәгълүмат белән бергә, 2016 ел өчен исәпләнелгән салым кү­ләме турында мәгълүматны, салым белешмәләре һәм аны түләүгә квитанцияләрне дә үз эченә ала.
Шәхси кабинетта теркәлер өчен теләсә нинди салым органына яисә Күпфункцияле үзәккә мөрә­җәгать итәргә кирәк. Шул да мәгълүм булсын: әгәр дә даими теркәлгән урыныгыз буенча салым органына мөрәҗәгать итәсез икән, үзегез белән паспорт булу да җитә, икенче органга барсагыз, өстәмә рәвештә ИНН таныклыгы таләп ителәчәк. Теркәлгәннән соң (га­дәттә, теркәү сезнең алдыгызда башкарыла), сезгә Шәхси кабинетка керү өчен мәгълүматлар туп­ланган теркәлү картасы бирә­чәкләр.
— Шәхси кабинетка керү пароле онытылды, ди...
— Аңа керү мөмкинлеген, кайда яшәүгә карамастан, салым инс­пекция­сенең яисә Күпфункцияле үзәкнең якындагы офисында тер­гезергә мөмкин. Моның өчен үзең белән паспорт һәм ИНН булу зарур.
Шулай ук Шәхси кабинетта яңа функция — парольне офиска бармыйча үзаллы тергезү мөмкинлеге барлыкка килде. Моның өчен “Профиль” бүлегендә парольне электрон почта адресы буенча тергезүгә ризалык бирү турында билге куярга кирәк.

— Әгәр дә салым кәгазе килми икән, кая мөрәҗәгать итәргә?
— Әгәр дә ниндидер сәбәпләр белән салым кәгазе килмәгән икән, республикада милек объектлары булган салым түләүчеләр аны Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча теләсә кайсы урындагы органында әлеге хезмәт сайтының төбәк битендәге www.­nalog.ru/rn02 “Салым белешмәсе ал” интерактив сервисы ярдәмендә алырга мөмкин. Сервис белдерү кәгазьләре җибәрелгән вакытта тер­кәлгән урыны буенча яшәмәү-челәр һәм салым белешмәсен салым инспекциясе офисында алуга өстенлек бирүчеләр өчен эшлән­гән. Сервис ярдәмендә салым түләүче заявка биреп, белешмәне алу өчен инспекциянең исемлектә булган теләсә кайсы офисын сайлый ала. Сервис аша калдырылган заявкалар буенча уведомлениеләр тапшыру инспекция офисларының экспресс-тәрәзәләре аша гамәлгә ашырыла.

— Беркайчан да салым турында белешмә алмаган салым түләүчегә нишләргә?
— Ниндидер сәбәпләр белән беркайчан да салым турында бе­лешмә алмаган һәм салым түлә­мәгән очракта, 2015 елдан алып милек хуҗасы салым органына шундый объектның булуы турында хәбәр итәргә бурычлы. Моның өчен салым салынган вакыттан соң килгән елның 31 декабренә кадәр салым органына тиешле гариза бирергә һәм аңа милек объектына хокукыгызны раслаучы документларны теркәргә кирәк.
Салым органына мәгълүматны тиешенчә яисә вакытында җит-кермә­гән өчен милек объектлары өчен түләнмәгән салымның 20 проценты күләмендә штраф салу каралган.
Димәк, әгәр дә салым түләү­ченең 2016 ел өчен салым белеш­мәсендә күрсәтелмәгән милек объектлары булса, гражданга булган объектлары турында мәгълүматны 2017 елның 31 декабренә кадәр тапшырырга кирәк.

— Салым турында белеш­мә­дә күрсәтелгән салым күлә­менең дөреслеген ничек тик­ше­рергә?
— Физик берәмлекләр милкенә, җиргә һәм транспортка салымнар күләмен Русия федераль салым хезмәте сайтында (www.nalog.ru) урнаштырылган “Кадастр бәясен­нән чыгып исәпләнгән җиргә салым һәм физик берәмлекләр милкенә салым калькуляторы” һәм “Салым калькуляторы — Транспортка салымны исәпләү” интернет-сервислары ярдәмендә үзаллы исәпләргә мөмкин.

— Физик берәмлекләргә милеккә салым буенча ташламалар алу өчен нәрсә эшләргә кирәк?
— Салым ташламаларын куллану салым түләүченең хокукы булып тора. Аны алу өчен кеше салым органына ташлама бирүне үтенеп гариза яза һәм салым ташламасына хокук бирүне раслаган документлар җибәрә. Гаризаны язма рәвештә һәм Интернет аша электрон төрдә теләсә нинди салым органына җибәрергә мөмкин.

Читайте нас: