+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
13 ноябрь 2017, 12:59

Башкортстан илгә үрнәк күрсәтә!

Русия авыл хуҗалыгы министры урынбасары республика аграрийлары хезмәтен югары бәяләде.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан төп чаралар Конгресс-холлда үтте. Тантаналы җыелышта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Русия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Сергей Левин, Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов, шулай ук, депутатлар, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, хакимият башлыклары, авыл хуҗалыгы алдынгылары, һәм башка бик күп кунаклар катнашты. Чарада республиканың агросәнәгать комплексы белән хезмәттәшлек итүче партнерлар катнашуы һәм аларның хезмәт ияләре ирешкән уңышлар шатлыгын уртаклашуы да бәйрәмгә ямь өстәде.
Конгресс-холлда авыл эшчәннәренең быел ирешкән казанышларыннан матур экспозиция урнаштырылган. Мәскәү кунагы һәм республика җитәкчелеге биредә агросәнәгатьчеләрнең уңышлары белән танышты. Махсус күргәзмә-стендларда авыл хуҗалыгы предприятиеләренең генә түгел, фермерларның, шәхси эшкуарларның да аграр тармактагы ел дәвамындагы эшчәнлекләре тасвирлана.
Тантаналы җыелышта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов чыгыш ясады. Ул чыгышында республика аграрийларының һөнәри бәйрәмнәренә зур уңышлар белән килүен билгеләде.
— Без әле берничә ел элек кенә республикада уртача уңышны гектарыннан 20 центнердан киметмәү бурычын куйган идек. Соңгы елларда күрсәткеч үсеп, быел уртача гектар куәте 22 центнер тәшкил итте. Башкортстан соңгы ун елда рекордлы ашлык җыемы алды — 4 миллион тонналы җиңүгә ирештек. Ел башыннан барлыгы 150 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештердек, — диде ул.
Әйткәндәй, быел стәрлетамаклылар тулай ашлык җыемын 200 мең тоннага җиткерде. Ә 16 районда бу күрсәткеч 100-160 мең тонна тәшкил итте һәм монысы да тармак елъязмасында тарихи сан булып тора.
Республика Башлыгы, игенчелек тармагында зур казанышларга ирешкән хуҗалыкларны билгеләде, терлекчелектә ел башыннан нинди уңышларга ирешелүе турында сөйләде.
Рөстәм Зәки улы билгеләвенчә, ел башыннан 245 мең тонна ит җитештерелгән, ел ахырына тулай сөт җитештерү күләме 1,4 миллион тоннага җитәчәк. 2020 елга кадәр исәпләнгән максатлы программага ярашлы, товар сөте җитештерү әлеге 600 мең тоннадан 1 миллион тоннага җитәчәк. Республика Башлыгы Башкортстанда зур инвестицион проектлар тормышка ашырылуын ассызыклады һәм бигрәк тә ит җитештерүдә аларның якын киләчәктә зур өлеш кертәчәгенә ышаныч белдерде. Рөстәм Зәки улының чыгышында авыл хуҗалыгы тармагы алдында торган бурычлар һәм авылда социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча башкарыласы эшләр мөһим урын алды.
Тантанада республика Башлыгы авыл хуҗалыгы тармагындагы төрле номинацияләр буенча җиңүчеләргә дипломнар һәм 10 җиңел автомобиль ачкычларын тапшырды. Игенчелек һәм терлекчелек тармагын үстерүдәге казанышлары өчен бүләкләнүчеләр арасында зона үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырылган бәйгедә Зианчура, Стәрлетамак, Балтач, Мәчетле һәм Чакмагыш районнары бар.
Русия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Сергей Левин тантанада катнашучыларны федераль министр исеменнән тәбрикләде һәм республика аграрийлары ирешкәннәрнең Русиянең байтак төбәкләре өчен үрнәк булып торуын белдерде.
— Башкортстан агросәнәгатьчеләре казанышлары ил күләмендә мактауга лаек. Бөтенрусия “Алтын көз-2017” күргәзмәсендә яулаган медальләр һәм аграр җитештерүдәге казанышларыгыз белән илгә танылуыгыз да күрсәтә моны, — диде Сергей Львович тәбрикләү чыгышында. — Соңгы елларда илнең агросәнәгать комплексы зур үзгәрешләр кичерә. Һәм быел Русия үз тарихында булмаган рекордлар яулый. Тулай ашлык җитештерү һәм экспортка ашлык сату күләме буенча моңа кадәр күрелмәгән күрсәткечләргә ирештек. Туклану продуктларына ихтыяҗны үз мөмкинлекләребез белән канәгатьләндерәбез. Әйтергә кирәк, илнең аграр җитештерүендә Башкортстан тотрыклы үсеш юлында баручы ышанычлы төбәкләр исемлегендә. Республика барлык юнәлешләр буенча да үсештә, чөнки биредә аграр сәясәтне тормышка ашыруда стратегик линия бар.
Федераль ведомство башлыгы урынбасары бер төркем хезмәт алдынгыларына министрлыкның Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре бәйрәме республика сәнгать осталарының зур концерты белән тәмамланды.

Читайте нас: