+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
9 ноябрь 2017, 12:29

Үсеш җирдән башлана

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме белән!

Быел Башкортстанның авыл хуҗалыгы тармагында җитештерүне тамырдан үзгәртеп кору, авылларның социаль йөзен яхшырту һәм, гомумән, аграр секторны модернизацияләү юнәлешендә җитди чаралар, проектларны тормышка ашыру дәвам итте һәм алар яхшы нәтиҗә бирде.


Агымдагы елда республиканың аграр сәясәтендә сыйфатны яхшырту, җитештерелгән продукциянең көндәш­леккә сәләтен арттыру, энергия чыгымнарын янга калдыру һәм инвестицияләр җәлеп итү өстенлек алды. Чит илләр белән хезмәттәшлек ныгый. Ел башыннан мәсәлән, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ике дистәләп якын һәм ерак чит ил делегациясе белән очрашулар үткәрелде. Башкортстанның аграр җитеш­терүчеләре белән Вьетнам, Чехия, Пакистан, Беларусь, Кытай, Төркия, Франция һәм башка бик күп илләрдән килүчеләр кызыксынды.
Билгеле, республикада аграр сәясәтнең дөрес юлдан баруы һәм тотрыклы үсештә булуы чит инвесторларда да ышанычны арттыра. Дистәдән артык инвестицион проектның тормышка ашырылуы да ачык дәлилли моны. Башкортстанның Русия Федерациясе төбәкләре арасында илнең азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итүдә ышанычлы төбәк булып калуы Бөтенрусия “Алтын көз-2017” халыкара күргәзмәсендә дә күренде. Әлбәттә, ул лаек булган алтын медальләр саны белән генә түгел, ә республика аграрийларының үз продукцияләрен тәкъдим итүендә һәм ил күләмендә билгеле аграр предприятиеләр белән ике як өчен дә отышлы килешүләр төзүендә күренде.
Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов аграрийлар белән очрашуда Башкортстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча гына түгел, аның сыйфаты буенча да лидер булырга тиеш, дигән бурыч куйган иде. Быел ирешелгәннәр әлеге максатка ирешүдә җитди адымнар ясалуын күрсәтә. Быел, мәсәлән, ашлыкның тулай җыемы 3,8 миллион тоннадан артты. Әлеге күрсәткеч буенча республика илдә —12нче, федераль округта 4нче урында. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 22,3 центнер уңыш алып, шул ук тәртиптә, 45нче һәм 10нчы урыннарда торабыз. Маллар саны буенча без — илдә лидер. Шулай ук, ит һәм сөт җитештерүдәге күрсәткечләрнең ел ахырына узган елдагыдан байтакка артык булуы көтелә.
Читайте нас: