+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
9 ноябрь 2017, 12:33

Балта кем кулында?

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов төбәктә хокук саклау тәртибен тәэмин итү буенча даими нигездә эшләүче координацион совет утырышын үткәрде. Анда хокук саклау органнары, әлеге юнәлештә эшләүче министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

Утырышта урманны законсыз кисү һәм шундый юл белән хәзерләнгән агачны сату, урман сәнәгате комплексына бәйле җинаятьләр өлешендә ведомствоара бәйләнешне ныгыту мәсьәләләре тикшерелде.
Республика Башлыгы билгеләвенчә, төбәктә урман зонасы 6 миллион гектар мәйданны били. Бу – Башкортстан территориясенең 40 проценты. Урман чималын файдалануның нәтиҗәлелеге муниципалитетлар, шәһәр округлары икътисадын, кече бизнесны, туризмны үстерүгә һәм гражданнар иминлегенә бәйле.
– Кызганычка каршы, урман ресурсларын ирекле файдалану очраклары күп, – диде Рөстәм Хәмитов. – Моннан тыш, урманнарның тиешле рәвештә сакланмавы криминалга юл ача. Соңгы елларда тармакта икътисади һәм коррупцион җинаять очраклары артты.
Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, быел урман законнарын бозуның 2 меңгә якын очрагы теркәлгән. Агымдагы елда зыян күләме 30 миллион сум тәшкил итә, 8 миллион сумлык штраф салынган, шуның 4,2 миллион сумы гына түләтелгән.
Читайте нас: