+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
8 ноябрь 2017, 12:09

Водительләр янә имтихан тапшырачак

Пассажирлар һәм йөк ташу өлкәсендә эшләүче һөнәри машина йөртүчеләрне квалификацияләрен раслау өчен имтихан тапшырырга мәҗбүр итәчәкләр.

Бу хакта Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев белдерде. «Бу – юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру һәм аварияләр санын киметүдә уңай чагылыш табар дип өметләнәм», - диде Колокольцев. Ведомство башлыгы сүзләренчә, әлеге яңалык якын көннәрдә РФ Транспорт министрлыгы белән берлектә кертеләчәк.
Русия Эчке эшләр министрлыгы исерек хәлдә кабат рульгә утырган өчен җаваплылыкны арттыру башлангычы белән дә чыкты. Яңа закон проекты аларны өч елга ирекләреннән мәхрүм итүне күздә тота.

Читайте нас: