+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
8 ноябрь 2017, 12:01

Тилчә юк ителде

Туймазы районының Кандра, Ярмөхәммәт, Үрмәкәй, Түбән Каран-Елга авылларында фермаларда һәм шәхси хуҗалыкларда терлек биналарын һәм утарларын тилчә авыруыннан соңгы тапкыр йогышсызландыру чаралары тәмамланды.

Бу эшкә республика районнарыннан 20 ветеринария белгече, 5 махсус машина җәлеп ителгән.
Шушы ук көннәрдә районның башка төбәкләрендә терлекләрне вакциналау үтүен белдерә районның баш ветеринария табибы Илгиз Насыйбуллин. Бу эшкә шулай ук якын районнардан белгечләр чакырылган.
Уртак көч белән райондагы терлекләрне тамгалау башкарылачак.
Бүгенге көнгә тилчә авыруы чыганаклары юк ителгән, полигоннар коймалап алынган һәм бернинди дә хәвеф тудырмый.
Читайте нас: