+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
7 ноябрь 2017, 11:44

Көчебез – бердәмлектә

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Русиянең яңа тарихында, бер яклап, Октябрь бәйрәмен алыштырган 2005 елдан башлап билгеләнүче әлеге дата, икенчедән, халыкны дәүләтнең нигезен тәшкил итүче мөһим кешелек кыйммәтләре астына туплаган иң олы бәйрәмнәрнең берсенә әверелде.

4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, башкаланың “Башкортостан” дәүләт концерт залы каршындагы мәйданда митинг булды. Анда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, республика парламенты һәм Русия Дәүләт думасы депутатлары, дәүләт власте органнары һәм милли-мәдәни иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.
— Бүген без мөһим дәүләт бәйрәмен – Халыклар бердәмлеге көнен билгелибез. Һәр бәйрәм кәефне күтәрә. Бүгенге бәйрәм халыклар бердәмлеген чагылдыруы белән әһәмиятле. “Бердәмлек” сүзе үк дәрт бирә. Бердәм булганда гына зур эшләр башкарып һәм җиңүгә ирешеп була, — диде Рөстәм Хәмитов. – Илебезнең тарихи юлы халыклар бердәмлеген күрсәтә. Әлбәттә, ил тормышында халык, гражданнар төп роль уйный.
Безнең республика — Русиянең көчле һәм ныклы субъектларының берсе. Барлык юнәлешләрдә дә эш яхшы бара. Әлбәттә, хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Гомумән алганда, без ныклы, тотрыклы адымнар белән алга атлыйбыз.
Кичә генә миңа 10 ай нәтиҗәләре буенча салым туплану мәгълүматларын бирделәр. Без плюс белән барабыз. Ел нәтиҗәләре дә яхшы булыр дип өметләник. Сәнәгать җитештерүе индексы да уңай. Димәк, республика эшли. Бу — безнең бердәм эшчәнлек нәтиҗәсе.
Барыгызны да бәйрәм белән!
Читайте нас: