+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
7 ноябрь 2017, 11:48

Хаталар да, җиңүләр дә бергә булды

Октябрь революциясенә — 100 ел. Без искиткеч һәм кызыклы чорда яшибез. XX гасырның истәлекле вакыйгаларын хәтергә төшерәбез һәм билгелибез. Аларның иң мөһиме – 1917 елда совет дәүләте барлыкка килү, чөнки аның дөнья тарихына йогынтысы зур. Бу – безнең тормыш, биография, халык язмышы. Ул хөрмәт таләп итә.

Шул чорда илнең таркалуы коточкыч булды. Ил челпәрәмә килде, Гражданнар сугышы башланды. Барысын да кире кайтару авыр булды. Әмма яңа власть бу бурычны үтәде. Аннары инде, бүгенгечә әйткәндә, “модернизация” киң җәелдерелде. Русия Федерация буларак, ә ил Союз буларак нәкъ шушы чорда төзелә башлады, Башкортстан оештырыла башлау шул вакытка туры килә. Әлбәттә, ялгышлыклар, хаталар күп булды. Әмма төбәкләр алга омтылды. Илдә фән, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль хезмәтләндерү системалары булдырылды. Иң мөһиме – гади халык белем һәм һөнәр алды, фидакарь хезмәттә катнашты, тормыш шартлары яхшырды. Барысын да җиңеп, яңа буынга юл ачтык.
Советлар Союзы гаделлек идеясен, азатлык билгесен алга сөрде. Колониаль империяләр таркалды. Әгәр Беренче бөтендөнья сугышы вакытында планетада 53 дәүләт булса, Икенче бөтендөнья сугышы елларында алар саны 67гә җитте, ә фашистларны тар-мар иткәч, 100дән артык яңа дәүләт барлыкка килде, бүген аларның саны – 193. Совет иле үрнәге, йогынтысы ярдәме белән дөньяның социаль өлкәсе, йөзләрчә миллион халыкның яшәү шартлары, дәүләтләр сәясәте үзгәрде.
ХХ гасырның шаулы унъеллыкларында илебез дөньяда зур роль уйнады. 1941 елның 7 ноябрендә Мәскәүдәге парад, Рейхстагтагы Җиңү байрагы, 1945 елның 24 июнендәге Җиңү парады, 1961 елда Юрий Гагаринның җиһанга очуы мәңге хәтердә калачак.
Русия мәдәнияте – дөнья хәзинәсе. Тарихны яңадан язып булмый. СССР таркалгач, яңа дөнья төзелеше безнең күз алдында барлыкка килә.
Ил Президенты Владимир Путин Гражданнар җәмгыятен һәм кеше хокукларын үстерү буенча совет утырышында 1917 елдагы революциянең ил һәм халыкны ике өлешкә бүлүен билгеләде. Хәзер аның 100 еллыгы әлеге таркалуны, бүленүне җиңү, бер-беребезне гафу итү символына әверелергә мөмкин.
Без традицияләрне, гасырлар бәйләнешен сакларга, чынбарлык нигезен, киләчәккә нинди мирас калдыруны истә тотарга тиеш. Календарьдагы “кызыл көн”не без шундый уй-фикерләр белән каршы алабыз. Һәм бу дөрестер дә.
Читайте нас: