+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
1 ноябрь 2017, 13:38

Игътибар, конкурс! Авылым — горурлыгым

Театр кием элгечтән башлана, ә авыл нидән? Кергән җирдән, әлбәттә, әмма һәр авылда яшәүчеләр өчен үзәк мәйдан — аның йөзе.

Бүздәктә яшәүче һәркем җәмәгать территорияләрен төзекләндерүгә үз өлешен кертү мөмкинлегенә ия. 2018-2022 елларда «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» өстенлекле проектын тормышка ашыру чикләрендә ихаталарны һәм җәмәгать территорияләрен төзекләндерү планлаштырыла. Коллективизм, җаваплылык, патриотизм хисен үстерүче, ә халыкка һәм кунакларга шатлык һәм файда китерүче бу проектта бер меңнән артык кеше яшәгән авыллар, ягъни Бүздәк авылы да катнаша. Проектны финанслау федераль һәм республика бюджетлары акчасы исәбенә башкарыла.
Проектта түбәндәге җәмәгать территорияләрен төзекләндерү планлаштырыла:
—район мәдәният йорты территориясен төзекләндерү;
—төньяк стадионын төзекләндерү;
— Ленин исемендәге скверны төзекләндерү;
—Красноармейская урамындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләргә куелган монументаль ансамбльне төзекләндерү.
Бу объектларны күзаллау буенча иң яхшы рәсемгә (дизайн-проектка) конкурс игълан ителә. Рәсемнәрегезне (дизайн-проектларыгызны) 2017 елның 1 – 30 ноябрендә «Бүздәк яңалыклары» газетасы редакциясендә көтеп калабыз. Адрес: Бүздәк авылы, Кызыл мәйдан урамы, 47 А.
Җиңүчеләрне призлар һәм бүләкләр көтә. Аларның эшләре Бүздәкнең җәмәгать территорияләрен төзекләндергәндә файдаланылачак.
Матур итеп бизәлгән мәйданнар балаларда һәм өлкәннәрдә экологик культура, эстетик зәвык, авылың өчен җаваплылык һәм аның йөзен үзгәртү теләге булдыруның нәтиҗәле чарасына әйләнәчәк.
Читайте нас: