+15 °С
Облачно
Общество
31 Октября 2017, 08:47

Матбугат-2018 Суперпризлар уйнатыла

2 һәм 3 ноябрьдә БСТ телеканалында «Сәлам» программасында туры эфирда 2017 елның икенче яртысына подписка кампаниясе йомгаклары буенча «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты суперпризлары уйнатыла.

Добавить в предпочтительные источники Google
Быелгы подписка кампаниясендә традицион «Атна саен отыш!», «Бәхетле авто» акцияләре, суперпризлар уйнату да оештырыла. Аларда катнашу өчен район газетасына язылып, квитанцияне редакциягә җибәрергә кирәк. Ә суперпризлар уйнатуда катнашу өчен район һәм республика газеталарына язылып, квитанцияләрне «Башкортстан Республикасы» нәшрият йортына (Уфа шәһәре, Киров урамы, 45) җибәрә аласыз.
Район газетасына язылу өчен биш төп сәбәп:
-Газета кече ватан: авылыгыз, үзегез, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз, күршеләрегез, коллективыгыз турында яза.
-Район газетасы—ике яклы элемтә каналы. «Укучы-газета», «Сорау-җавап», «Актуаль тема» рубрикалары астында авыл хәбәрчеләре мәкаләләре, мөһим сорауларга җаваплар басыла.
-Хезмәт коллективлары тормышы, районны социаль үстерү турында сөйләүче, урындагы власть органнарының һәркайсыбызга кагылышлы мөһим карарларын бастырган бердәнбер рәсми газета ул.
-«Бүздәк яңалыклары» газетасы—сезнең реклама агентыгыз, бизнеста ярдәмчегез.
-Газетада барлык төп телеканаллар программасы бастырыла.
Читайте нас