+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
30 октябрь 2017, 17:42

Акция Матур үрнәк

Реабилитация бүлекчәсе хезмәткәрләре 2018 елның беренче яртысына район газетасына бердәм язылганнар

20-30 ел элек һәр гаиләнең дүрт-биш данә газета-журнал алдыруы гадәти күренеш иде. Матбугат басмаларында фәнни ачышлар, икътисадтагы казанышлар, агымдагы яңалыклар турында яздылар, кулинария, кул эшләре, бакчачылык буенча файдалы киңәшләргә күп урын бирелде. Газеталар арасында районка беренче урында тора иде, әлбәттә. Почта элемтәсе ветераннары «Бүздәк яңалыклары»на тоташ коллективлар белән язылуларын хәтерлиләр. Эшчеләргә һәм колхозчыларга почтада чиратта торырга туры килмәгән— квитанцияләрне гамәлә эш урынында тутырганнар.
Болар барысы да артта калды. Хәзер почтальоннарның сумкаларында дистәләгән газета-журнал урынына нигездә ваклап сату товарлары күбрәк. Шуңа карамастан, районканы яраталар һәм хөрмәт итәләр. Киләсе елның беренче яртысына аңа 1800 гаилә язылган да инде. Әйтергә кирәк, сәламәтлекләре чикле балаларны реабилитацияләү бүлекчәсендә элекке гадәтне яңартып, районкага барысы да язылалар.
—Бүздәктә яшәп, район яңалыкларыннан читтә калу мөмкин түгел,—ди бүлекчә мөдире Гөлнара Ханова.—Без оешма эшчәнлеген газета битләрендә даими яктыртабыз, коллегаларыбызны юбилейлары белән котлыйбыз, аларның кайгысын уртаклашабыз, шуңа «Бүздәк яңалыклары»н барыбыз да алдыртабыз. Берәүләр өчен электрон вариант уңайлырак, икенчеләр гадәти форматка өстенлек бирәләр.
Приз отуга өметләнеп, редакциягә квитанция күчермәләрен дә бердәм җибәргәннәр. Башка оешмалар һәм учреждениеләр коллективларына да алардан үрнәк алырга кирәк.
«Атна саен отыш!» уены дәвам итә. Берьюлы өч подписчик —Бүздәктән (Садовая урамы) Артур Шабазов, Гафуридан Ярисә Гобәйдуллина, Михайловкадан Л.Әхмәтҗанова салат савытлары оттылар. Җиңүчеләрне 3 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә редакциядә көтәбез.
Үзегез белән паспорт һәм ИНН алып килергә онытмагыз.
Ел азагына кадәр янә берничә уен үткәрелә, шуңа күрә газетага язылып, квитанция күчермәләрен җибәрергә ашыгыгыз. Декабрьдә шоферлар арасында «Бәхетле авто» уены да оештырыла.
Читайте нас: