+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Образование
22 март 2021, 09:25

Владимир Путин заманча кампуслар челтәрен булдырырга кушты

Русия Президенты Владимир Путин 2022-2030 елларда ил югары уку йортларының заманча кампуслары челтәрен булдыруны тәэмин итүне йөкләде, тиешле күрсәтмәләр Кремль сайтында басылган.#ВладимирПутин

"Русия Хөкүмәтенә 2022-2030 елларда Русия Федерациясенең өстенлекле һәм чиктәш геостратегик территорияләренә кертелгән аерым субъектларында урнашкан югары белем бирү мәгариф оешмаларының заманча кампуслары челтәрен булдыруны тәэмин итәргә һәм 2022 елның 1 декабренә кадәр шундый кампуслар төзү буенча кимендә өч проектны гамәлгә ашыруга керешергә, алар шул исәптән югары белем бирүче мәгариф оешмаларының гамәлдәге объектларын капиталь ремонтлауны һәм реконструкцияләүне күздә тота", - диелә йөкләмәләр текстында.
Моннан тыш, Президент Хөкүмәткә студентлар төзелеш отрядларын һәм Русия югары уку йортларында укучыларны архитектура, төзелеш һәм реставрация өлкәсендә кампуслар булдыруга җәлеп итүне йөкләде.
Шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш киңәшмәсе үткәрде, анда Уфада вузара студентлар кампусы концепциясен карадылар. Фикер алышуда архитекторлар, республиканың Төзелеш министрлыгы вәкилләре, төбәкнең әйдәп баручы югары уку йортлары ректорлары катнашты.
Башкортстан Башлыгының иҗтимагый киңлекләрне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Ольга Сарапулова сүзләренә караганда, 5 мең кешегә исәпләнгән кампусны Уфаның Дим районында төзергә тәкъдим ителә. Ул студентлар, укытучылар һәм яшь галимнәр өчен тулай тораклар, лабораторияләр белән тикшеренү корпусы, тәҗрибә полигоны белән технопарк, спорт һәм медицина комплексларын үз эченә алачак.
Фото: "РИА-Новости"
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obraz/Vladimir-Putin-zamancha-kampuslar-chelt-ren-buldirirga-kushti-725341/
Читайте нас: