+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
29 декабрь 2020, 11:45

Яңа елда укучылар ничек укыячак?

Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Яңа ел каникуллары тәмамлангач, 11 гыйнвардан соң, барлык укучылар да мәктәпкә көндезге укуга чыгарлар дигән өмет бар. Бу хакта бүген Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

"Дезинфекция үткәрергә, шулай ук язгы чорны лаеклы үтәр өчен мединспекторларның эшен оештырырга кирәк. Әмма алга таба да дистанцион белем бирүне камилләштерүне дәвам итәргә кирәк, — дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе. — Бу ел катлаулы булды, авырлык мәгариф системасына төште, укуның дистанцион форматына күчәргә туры килде.

Күп нәрсә килеп чыкмады, укытучылар моңа әзер түгел иде. Тик, җитешсезлекләр күп булуга карамастан, өйрәндек, белем бирү процессын туктатмадык. Моның өчен барлык укытучыларга да зур рәхмәт. Безнең мәктәпләрнең инфекция таралу чыганагына әйләнмәве өчен рәхмәт.

Әмма шул ук вакытта балаларның белемне азрак алуын, белем бирү сыйфатының кимүен танырга кирәк. Хәзер аны куып җитү өчен вакыт бар. БДИ буенча күрсәткечләр югарырак булырга тиеш — Мәгариф министрлыгы коллективына әнә шундый бурыч", — дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров ведомство җитәкчесе Айбулат Хаҗинга.
Фото: utv.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Ya-a-elda-ukuchilar-nichek-ukiyachak-613106/
Читайте нас: